Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бисмилләәһир рахмәәнир рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмиин вәссаләәтү вәссәләәмү гәләә хайри халькыйһи Мөхәммәдиү вә әәлиһи вә сахбиһи әҗмәгин. Барча мактауларыбыз Аллаһы Раббыбызга. Пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләмгә салаватларыбыз, ә сезләргә мөхтәрәм газиз дин кардәшләрем Аллаһы Тәгәләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булса иде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

 Пәйгамбәребез Мөхәммәт: “Бер бәндә җир йөзендә кош оясы чаклы гына мәчет салса (3-4 кеше намаз укырлык урын), Аллаһы Тәгалә ул кешегә җәннәттә сарай салачак” дип әйткән.

Һәр мөселман авылының күрке булып мәчет тора. Ул халыкның ислам диненә булган хөрмәтен күрсәтә.

28 октябрь Бүздәк районының Күзәй авылында яңа мәчет ачылу тантанасы узды. Бу көннең салкын, саф һавалы кояшлы иртәсендә мәчеткә олысы да, кечесе дә ашыкты.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Мәүлемҗан хәзрәт Сибгәтуллин – Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Бишбүләк, Миякә районнары имам-ахунды. Олысы – кечесе ул хезмәт салган “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә эзен суытмый. Төрле гозер, үтенеч белән килә бирегә чордашлар. Бихисап сорауларына җавап табу максатыннан, күңел тынычлыгына ия булу теләгеннән дә, иң әһәмиятлесе – гыйлем эстәү ниятеннән дә юллана дини уку йортына төрле яшь, һөнәр-кәсеп вәкилләре.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Уфа шәһәрендә Русия Мөселманнары үзәк диния нәзарәтенең 230 еллыгына багышланган чаралар үтә. Шушы көннәрдә “XXI гасырда белем бирү киңлегендә ислам дине иделлары һәм кыйммәтләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады.

Фәнни форум ислам дине тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән кадрлар әзерләү федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Анда бүгенге көндә ислам динен аеруча борчыган актуаль сораулар тикшерелә, яшьләрне тәрбияләү, экстремизм, терроризмга каршы тору кебек мәсьәләләр карала. Форумда Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Мисыр, Иордания, Марокко, Тунис, Төркия, Сүрия, Һиндстаннан килгән галимнәр, дин белгечләре, социологлар, философлар, сәясәтчеләр, тарихчылар катнаша.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Югары мөфти Тәлгать Таҗетдин әйтүенчә, Үзәк диния нәзарәте ике гасырдан артык изге Коръән нигезендә традицион ислам динен сакларга тырыша. Замана үзгәрә, диннең радикаль агымнары барлыкка килә. Бүген терроризм кебек куркыныч төшенчәләр белән дә көрәшергә туры килә. Уфа шәһәрендә 1989 елда ачылган Русия ислам университетын 1700ләп кеше тәмамлаган, бүген аларның 95 проценты төрле мәхәлләләрдә имам-хатип, ислам университетында һәм мәдрәсәләрдә мөгаллим булып хезмәт сала.
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте 1789 елның 4 декабрендә Екатерина II карары белән оештырыла. Соңгы 40 елда аны Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкли.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Башкортстан Республикасы башлыгы каршындагы дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре советы рәисе Вячеслав Пятков дин белән җәмгыять арасында яхшы бәйләнеш булдырылды дип исәпли

Башкортстан – дәүләт белән дини оешмалар арасында булган мөнәсәбәтләр буенча уникаль төбәкләрнең берсе булып тора. Бүген җәмгыять – динсез, дин җәмгыятьсез яши алмый. Бөек Ватан сугышының иң каһәрле елларында Советлар Союзының җитәкчеләре дини сәясәткә башкача карарга мәҗбүр була, чөнки бары тик дин әһелләре генә кешеләр күңелендә Ватанга мәхәббәт, җиңүгә өмет һәм ватанпәрвәрлек хисләрен саклап кала ала. Сугышка кадәр динне кысарга тырышсалар, сугыш вакытында аны күпмедер дәрәҗәдә либеральләштерәләр. Дини оешмалар тылда чиркәү һәм мәчетләрдә сугыш өчен хәйрия оештыра, дин әһелләре завод һәм колхоз кырларында бил бөгә...