Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Җомга намазына биредә 60-ка якын кеше йөри

Стәрлебаш районының Яшерган авылыннан күптән чакыру алган идек. Аллаһның рәхмәте белән Миграҗ киченә каршы көндә, җомга көнне “Өмет” гәзитенең беренче журналистлары, гәзиттә дин темасын яктыртучылар – Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете мөгаллимәсе Фатыйма абыстай Фәткуллина, Вәсилә апа Камалетдинова белән сәфәргә кузгалдык.
Язгы юлдан ашыкмый гына, республикабызның гүзәл табигатенә соклана-соклана та барып җиттек.

Иманлы халык
–Яшерган авылы – Баш-кортстанда иң иманлы авылларның берсе дисәм, дөреслеккә хилафлык китермәм, – дип юлда безне бу авыл белән таныштырып барды республикабызның бик күп авылларында, мәчетләрендә дин дәресләре биреп йөргән Фатыйма ханым. – Яшерган авылында көн күрүче Габдрахман бабай, җәйге челләдә борыны канап бер көн уразасын калдыра, шунда ул елый. Бу вакыйга минем йөрәгемә шулкадәр уелып калды. Нинди көчле иманлы кешеләр булганнар... Габдрахман бабай рамазан аенда, 7 баласының хәер-фатихасында, ахирәткә күчте. Мондый үлемне бит сатып алып булмый... Аның балалары, оныклары дингә бик күп хезмәт итәләр.
Стәрлебаш районы – гомумән, диннең, мәдрәсәләрнең бишеге. Яшерган авылында торгынлык елларында да мәчет ябылмый. Бүген анда ике мәчет эшләп килә. Яңасын берничә ел элек сафка бастырганнар. Ике мәчет, җиһанны яктыртып, күңелләргә иман нуры сеңдереп, авылга нур тарата.
Җомга намазына җыелган кардәшләр авыл халкы телендә “иске мәчет” дип йөртелгән 8 нче мәхәллә мәчетендә безне бик җылы, ихлас каршы алдылар. “Русия буенча 8 нче мәхәллә мәчете дип теркәлгән бу мәчетне бик зур тырышлыклар белән 1947 елда төзи башладылар, 1949 елда төзеп бетерделәр. Әмма озак еллар аны ачуга рөхсәт ала алмадылар. Авыл бабайлары, аеруча сугыштан кайткан фронтовиклар, бик күп кыенлыклар, җәфалар чигеп йөри торгач, 1955 елның сентябрь аенда ачуга рөхсәт кәгазе алдылар. Мәчетне колхоз берничә ел иген склады итеп кулланды. Бабайлар чистартып, юып, намаз укырлык хәлгә китерделәр дә укый башладылар. Шуннан бирле мәчетнең ябылганы юк, – дип бәян итте имам-хатыйп Назыйм хәзрәт Галиев. – Саяхетдин бабай мәчет-нең беренче мулласы булды. Аннан Хәйрулла бабай, ул Коръән Хафиз иде. Ракетдин, Әхмәтхалиф, Миң-небай бабайлар имамлык кылды. 2012 елда халык мине билгеләде.
Җомга намазларына кеше күп йөри, күрше Кызылъяр авылыннан да киләләр. Оныгым Галия авыл хатын-кызларын җыеп дин сабаклары бирә башлады. Баштагы көннәрдә дәресләргә килүчеләрне сыйдыра алмый җәфаландык”.

Бәхет басты
Очрашуыбыз икенче – яңа “Өмет” исемле – мәчеттә дәвам итте. Җомга хөтбәсе тыңлаганнан соң, җомга намазы укылды. Бу мәчеткә дә халык хәйран күп җыелган иде.
– 2007 елны халкыбызның зур тырышлыклары белән шушы яңа мәчетне торгызып кердек. Матур, җылы, якты мәчетебез инде ун елдан артык эшләп килә, бер тапкыр да җомга намазы үтми калмады, ­ – дип үзләре белән таныштырды мәчетнең имам-хатыйбы Миңнегазыйм хәзрәт Әлмөхәммәтов. – Бу – зур шатлык, зур бәхет. Халкыбыз дингә тартыла, ике мәчеткә 50-60 кеше җомгага йөри. Бу зур шатлык түгелмени? 3-4 кеше генә йөргән зур авыллар бар. Мәчетебездән биш вакыт намазга азан яңгырый. Азан бит ул бөтен авылга бәрәкәт иңәргә бер олы сәбәп. Азан тавышы ишетелү – ул иманга, халыкны намазга чакыру дигән сүз бит.
Без утырган яшел палас турында сөйлисем килә. Мәчетне төзеп кердек, намазлар укый башладык, ә паласыбыз юк. Мәккәдә белем алучы Камил хәзрәткә борчы-луымны сөйләдем. Ике ай үттеме икән, шушы паласны барып алырга хәбәр килде. Пароход белән Африканы урап, Ленинградка килеп җиткән, аннан поезд белән Казанга китергәннәр. 27 метрлы, 4 центнер авырлыкта иде. 5–6 ир көч-хәлләр белән машинага салып алып кайттык.
Камил хәзрәт кем җибәргәнен үзе дә белмәгән. Әҗер-саваплары күбрәк булсын өчен садаканы яшерен бирәләр. Хәдистә уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен, диелгән бит.
Чыгыш ясаучы Мансур абый Гайнуллин, Фәния апа Галләмова һәм башка кардәшләр барсы да бары тик рәхмәт сүзләре генә җиткерделәр. “Шул азанны әйтүчеләргә мең-мең шөкер-ләремне әйтәм. Хәерле гомерләр, бәхетләр теләп, аларга ияреп намазларымны укыйм. Авылыбызда мәет булса, авыл белән озатып, һәркайсы кулыннан кил-гәнчә ярдәм итәргә ты-рыша”, – диде Фәния апа.
Садака мәчеткә яңгыр кебек ява, диделәр. Читтә яшәүчеләр дә авылларына садака җибәреп торалар икән. Садака фондыннан авыруларга ярдәм итәләр, зиратта кабер казырга ике корылма сатып алганнар. Авыл биләмәсе башлыгы Ниаз Вәгыйзь улы Гыймазов әйтүенчә, мәчетнең садака фонды авыл эшләрендә дә ярдәм итә икән. Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашып, 2016 елда 1 млн. сумга 700 метрдан артык зират ихатасын, былтыр 685 мең сумга урта мәктәп белән балалар бакчасында 28 тәрәзә, ике ишекне алмаштырганнар. Быел мобиль янгын сүндерү комплексы алырга ниятлиләр. Дүрт авылны үз эченә алган биләмәдә 1160 кеше яши, 18 шәхси эшкуар, 12 фермер хуҗалык, 3 май сыгу цехы, 1 пекарня, 1 пилорама, 4 кибет бар. Бу саннар монда яшәүче халыкның никадәр тырыш, эшсөяр булуын күрсәтә. “Күп итеп мал тоталар, сөт тапшыру буенча районда иң алдынгы хуҗалык без. Җәй көне көненә 2,500 тонна сөт тапшырабыз, – дип бәян итте Ниаз Вәгыйзь улы. – Авылда 35 яшькә кадәрле 38 яшь гаилә яши. Шәһәрдә фатир арендалап яшәүчеләргә караганда күпкә яхшырак яшиләр”, – диде ул.
Сөбханалла, Фатыйма абыстай Яшерганны юкка гына респуб-ликадагы иң динле авыл димәгән икән. Иманлы булулары, ата-бабаларының динен күз карасыдай саклаулары нәтиҗәсе бу мул тормышта яшәүләре. Дөнья көтәргә дә, намазларын укырга да, җомгага йөрергә дә, дин сабаклары алырга да вакытларын табалар.
“Бу – бәрәкәт, – ди Фатыйма абыстай. – Хәерле, дәвамлы булсын. Гыйлем алу – фарыз. Бер сәгать гомерем калды, нишлим дигәндә, гыйлем ал, диде Пәйгамбәребез с.г.в. Коръән Кәримне укырга, аңлап укырга, аңлап укыйсыз икән, ятларга кирәк. Бөтен гаиләләрдә дә ирләр, хатыннар, балалар намаз укысын, менә шул вакытта барып җитәрбез иманлы авыл дәрәҗәсенә. Иң зур нигъмәт – ул иман, күркәм әхлаклы булу”.
Бу авылдан күпме затлы уллар, милләтпәрвәр шәхесләр, туган җирен, туган авылын, үз милләтен, динен зурлаган, башкаларны хөрмәтләгән, Коръәнне яттан белгән Коръән Хафизлар чыккан! Диннәрен саклаганга күрә Аллаһы Тәгалә аларны бәла-казалардан саклый, халкы иминлектә яши, бәрәкәте дә бар...

Эльвира Әсәдуллина.
Автор фотосурәтләре.