Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Соңгы ике дистә ел эчендә динебезне кайтару өчен бернинди киртәләр юк дип әйтергә күнегеп киттек. Манаралары киселгән мәчетләрне торгыздык, һәр татар авылында диярлек Аллаһ йортлары төзеп куйдык. Әмма аңа карап кына иманыбыз ныклымы? Намазлар укымасыннар, уразасын тотмасыннар дигән авыр заманнарда да динебезне саклап калган әби-бабаларыбызның рухы бездә яшиме?

Күптән түгел Кушнаренко районы мәчетендә районның мөслимәләре беренче очрашуларына җыелды. Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәсимә ханым Гаделева бу очрашуны берләштерү максатыннан җыйды.
– Рамазан аенда апрельдә атларга атланып хаҗга юлланган ике мосафир райондашыбыз өчен Коръән хәтем чыктык, – дип бәян итте ул.
Районның имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов:
– Әлхәмдүлиллә, изге Рамазан айла-рын үткәреп җибәр-дек, – дип башлады сүзен. – Мәчетебездә көн саен ифтарлар үткәрдек, 40-100 кеше булды. Бер гаилә кебек көн саен мәчеткә җыелып авыз ачтык. Кемдер әзерләгән, кемдер алып килгән, кемдер садакасын биргән. Бу айда бәрәкәт сизелеп торды.
Балалар көне бик хәерле, бик матур үткән. Ул көнне хәтта 1500 ләп кеше булган. Ризык әзерләп, Коръән уку конкурсы үткәргәннәр. Аеруча тырышларга кесә телефоны, велосипедлар бүләк иткәннәр. “Кайбер кешеләр динне терроризм, ваххабизм белән бәйләп карый. Ислам дисәң, күз алларына мәчеттә сакаллы ваххабитларның утыру-лары килә, – дип борчулары белән бүлеште хәзрәт. – Пәйгамбәребез с.г.в. дингә иң яхшы, иң күркәм сүзләр белән чакырыгыз, ди. Аның өчен гыйлем алырга кирәк. Әлхәмдүлиллә, районыбызның күп кенә мәчетләрендә гыйлем алулар бара, Кушнаренко, Иске Гомәр, Әхмәт, Иске, Яңа Кормаш авылларын аерым әйтәсем килә. Динне тарату иң саваплы эш, әкрен генә алга барабыз. Балаларны укыту белән шөгыльләнергә кирәк. Аларның күңелләре чиста, хәтерләре яхшы. Ислам диненең асылын кешеләргә, халыкка дөрес итеп аңлатырга кирәк. Кызганыч, ябык мәчетләребез дә бар. Карача-Елга авылындагы мәчеткә бер шәкертне практикага илтеп куйдык. Шулай ук Калтай авылына ике атнага Русия ислам университе-тында белем алган бер шәкерт барды. Ни кызганыч, Русия ислам университетында көндезге бүлектә татар егетләре юк. “Татарларда дин кайгысы юк, алар аракы эчә”, – дип көләләр. Минем йөрәгемне әрнеткәне менә шул. Бу стереотипны бергәләшеп бетерергә кирәк, мәчеттә үткән дәресләргә күбрәк ир балаларны җәлеп итәргә кирәк, чөнки алар безнең киләчәгебез”.
Илдар хәзрәтнең сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утырабыз.
– Күптән түгел генә район хакимиятендә киңәшмә булды, мине дә чакырдылар, – дип дәвам итте ул. – Чиркәүдән дә дин әһеле килде. 2018 елның 5 аенда өйләнешергә 40 гариза булган, аерылышырга – 41 гариза. Бу мәсьәләдә дини тәрбия кирәк. Кияүгә чыгасы, өйләнәсе егетләрне җыеп аңлату эшләре алып барырга кирәк. Шунсыз булмый.
Сүзне районның мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәсимә ханым Гаделева алды.
–Бүген сезне җыюыбызның сәбәбе дә шул: сез дә динне тарату эшенә кушылсагыз иде, берләшсәк иде, сез бит энҗе бөртекләре кебек барыгыз да. Авылларда яшисез, Коръән укыйсыз, намаз кыласыз.
Мәктәпләрдә дин дәресләре алып бару, дини тәрбия турында күп сөйләнде ул көнне. Кызганыч, районда бүген халык саны кими, яшьләр бала табарга ашыкмый, аборт ясата. Йөклелекне төшерүгә гадәти хәл итеп карыйлар, дип борчылдылар очрашуга килгән апалар.
Рәсимә ханым тормышның һәр мизгеленнән ничек итеп дәрес алып булуы турында бәян итте. “Оныкларымны ияртәм дә зиратка алып барам. Картәтиләренә, картәниләренә аерым Коръән аятьләре укытам. Бергәләшеп догалар кылабыз. Ризыклар алып яланга чыгабыз, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте турында сөйлим, йомырканың эчен дә, тышын да бер завод-фабрикада да эшли алмыйлар бит. Мөселман этикасы турында сөйлим. Без бу дөньяда кемнедер өйрәтеп калырга тырышырга, гыйлемнең зәкәтен түләргә тиешбез”.
Быел гаилә елы булгач, Кушнаренкодагы олы кешеләрнең хәлләрен белеп йөриләр икән. Мәүлет бәйрәмнәрен бик матур итеп үткәргәннәр.
“Кушылсак, бик зур көчкә ия булырбыз. Безгә, мөселманнарга, бер-беребезне яратып яшәргә кушкан. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлик һәм яшик!” – дигән матур теләкләр белән таралышты апалар.

Эльвира Әсәдуллина,
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.