Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Гүзәл Яхинаның зур шау-шу куптарган “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча төшереләчәк сериалның съемкалары кайда үтәчәге билгеле булды.

Сериалны август аенда төшерә башларга ниятлиләр. Себер пейзажларын һәм Ангара елгасы урынына Каманы Татарстанның Лаеш, һәм, бәлки, Чистай районнарында төшерәчәкләр. Китапның төп герое Зөлайха барып эләкккән Семрук махсус поселениесен тасвирлар өчен зур-зур декорацияләр төзергә планлаштыралар.

- Кама елгасының Ангара ролен “башкарып” чыга алуы безнең өчен зур уңыш булыр иде, - дип сөйли Казан форумының “Кино вакыты” дирекциясе җитәкчесе Альбина Нафикова.

Шул ук вакытта съемка төркеме алдында проблема килеп туган – хәерче татар авылын таба алмаганнар, чөнки бар да “буялган һәм отделка ясалган” булып чыккан. Нәкъ шул сәбәпле арытаба да башка фильмнар яки тапшырулар төшергәндә кулланырлык декорацияләр төзергә дигән фикергә килгәннәр.

Проектның башкарма продюсеры Илья Папернов  төп рольне Чулпан Хаматовадан башка беркем дә башкара алмаячак дип рәсми белдерде.

("Медиакорсеть").