Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Бәләкәй чактан безне нәнәй тәрбияләде. Намаз, төрле-төрле догалар укып, бөтен шартын китереп ураза тотып яшәмәсә дә һәрвакыт “Әгүзе...”, “Аллага шөкер...” кебек сүзләрен ишетеп, күктә усал да, яхшы да булган зат “Алла бабай”ның барлыгына ышанып үстем. “Икмәкне җиргә ташласаң, Алла бабай башыңа суга”, – дигәннәре әле дә хәтердә. Чынлап та, дин, мәчет, мулла кебек сүзләр минем өчен әлегә тиклем ниндидер сихри дә, серле дә бер дәрья булып килә бирде. Инде олыгайгач авылыбызның дини тарихы белән кызыксына башладым. Миңа монда Абзәнкәем, Иске Уртай авылының тарихын язган Руза Кәшфи кызы Карамова ярдәм итте. Аның хәтере, аң-белем запасы мине хәйраннар калдыра. 83 яшьтә булуына карамастан сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмыйча ул авылыбызның дини тарихын язды.
“Китапханәдә эшләгән елларым Совет заманына, коммунистлар партиясе чорына туры килде, дингә каршы бик каты көрәш барды. Хәзер әйтергә ярый инде, кушсалар да, төрле юлларын табып, муллалар эшенә мин киртә ясамадым”, – дип искә ала Абзәнкәй. Әлеге язмам нәкъ аның язмаларына нигезләнеп язылды.
Тарих чыганакларында Иске Уртай авылы 1780 елда телгә алына. Риваятьләргә караганда, Яүбәзе hәм Өлкәш елгалары буендагы бу төбәктә уллары, туганнары белән Урсай исемле кеше килеп нигез сала. Еллар үтү белән авыл исеме Уртайга әйләнә. Революциягә тиклем авыл бик зурая. Авылдан читтәрәк яшәр өчен уңай булган урыннарга халык күчеп утыра башлый. Болар Илдус, Яңа Уртай дип исемләнә. Шулай итеп калган авыл Иске Уртай булып кала.
Авылда билгеле генә бер үк вакытта авылның өч урамында Гыймалетдин, Шәйхелислам һәм Әхмәдулла исемле өч бай яшәгән. Болар алда телгә алынган Урсайның оныклары булырга тиеш. Болар җыелышып киңәшләшәләр дә авылны ике мәхәлләгә бүлеп ике мәчет салырга карар кылалар. Моның сәбәбе дә була шул: авыл уртасындагы елгаларның мул сулы булып, намазга йөрергә авырлык тудыруы һәм икенче мәхәлләгә Илдус авылының да кушылуы булган. Байларның үзләре нинди юллар белән алулары билгесез, шулай да, мәчет төзетергә омтылулары дини яктан белемле булуларын әйтеп тора.
Гыймалетдин мәчете халык телендә әлеге “пожар тавы” дип аталган биек урында булган. Беренче мулласы Сәрвәртдин барыбыз да белгән укытучы Искәндәр Сөләйман улының картәтисе булган.
Шәйхелисламның 4 улы да үз нигезе тирәсеннән ерак китми генә аерылып чыгып дөнья көтә башлыйлар. Мәчет урыны әлеге “Өчкаен” чокырына караган туры урамның очында, авыл башында салына. Илдус авылыннан җомга намазына килеп йөрүчеләр өчен дә уңайлырак була. Мәчеткә мулла итеп Тау башы урамында яшәүче Зариф, мөәзине Тимерхан атлы кешеләр тәгаенләнә. Мәчетләрнең көндәлек эше барышын күз уңында тоту, аңа кирәк-яраклар алу, кышкы чорга ягарга утын юнәтү кебек эшләр шулар җаваплылыгында була. Шулай итеп, авылда ике мәчет эшли башлый.
Халыкка үгет кирәкми, hәр өй саен диярлек җомга намазына йөри башлыйлар. Җомга намазында имамга оеп уку булса, башка вакытларны үз өйләрендә, мөмкин кадәр тәртип белән укыйлар. Балалар үсә, ишәя, аларны шушы мәчетләрдә укытып та карыйлар, ләкин урын кысык булуы ачыклана, укытыр өчен аерым мәдрәсә булдыру турында уйлана баш-
лыйлар. Кайсы урынга, ничек итеп салу турында җыелып киңәш коралар. Мәдрәсә урыны Шәй-
хелисламның йорты каршысына билгеләнә (әлеге Шәрифҗан бабайның ындыры).
Яңа мәдрәсә салуны өченче бай Әхмәдулла үз өстенә ала.Аның 3 кызы, 1 улы була. Бик тырыш булгангадыр, хәлле була бай, ялчылар да тота. Мәдрәсә тиклем мәдрәсә салу җиңел эш түгел, гади авыл халкы да, мөгаен, ярдәм иткәндер, ару гына мәдрәсә салына. Бу мәдрәсә турында мәгълүматлар күпъеллар Дүртөйле район үзәк китапханәсе мөдире булып эшләгән Зөлфә Шәрифьян кызы күз карасыдай саклаган әтисенең көндәлекләрендә саклана. “Мин Шәрифьян Мөшәрраф улы, 1906 елда туганмын. 1913 елда, 7 яшемдә, мине мәдрәсәгә укырга бирделәр. Без барлыгы 30 малай, шәкертләр, бергә укыдык. Безне хәлфә абый атна буе өйгә кайтармый укытты, ашавыбыз да, йокыбыз да шунда булды. Җомга көнне генә өйләребезгә кайтып һәрберебез хәергә 35-әр тиен акча алып килеп хәлфә абыйга бирдек. Ай саен мәдрәсә хуҗасына 2 сум бирә торган идек. Дүрт аяклы бәләкәй генә эскәмияләргә китабыбызны куеп, тезләнеп укыйбыз.Язарга өйрәтүче булмады. Кушылганнарны төнлә бер-беребезгә әйтә-әйтә ятлый идек. Мин анда 3 ел укыдым, 4нче елны йөреп укыдым, чөнки революция шаукымы белән мәдрәсәдә укытулар туктатылды. Ул вакытта инде мин зур китапларны да укый башладым, имтихан тапшырып таныклык алдым”, – дип язган булачак авыл мулласы Шәрифьян.
Бу мәдрәсәдә Шәйхелисламның Кәшбеләхмәт, Фатхылислам, Габделислам атлы уллары, Гыймалетдиннең Билалетдин, Насретдин, Бәдертдин, Салихҗан атлы уллары да укыганнар. Тик арадан берәү, Билалетдин исемлесе генә Өчбүлә авылында укуын дәвам итеп, тәмамлап, таныклык ала. Ул 1910нчы еллар тирәсендә авылга кайтып, шактый картая төшкән Сәрвәретдин мулланы алыштырып муллалык эшен башлый.
Язманың башындарак Гыймалетдин белән Шәйхелисламны абзәнкәй “баба-
ларым” дигән иде. “Шәйхе-
лисламның Кәшбеләхмәт атлы улының хатыны үлә. Өч кыз бала анасыз кала. Билгеле, аларга әни табарга кирәк. Ике дус бай үзара киңәшләшкәннән соң, Гыймалетдин 18яше яңа гына тулган кызын Кәшбеләхмәткә кияүгә бирергә карар кыла. Кыз язмышын ата хәл итә торган заман булган шул, Гыйлмикамал өч кыз балага әни булып үзеннән 22 яшькә олы кешегә кияүгә килә. 1913 елда туй ясыйлар. “Фәүзия исемле беренче кызлары , әнкәсе Гыйлмикамалдан да аянычрак язмышлы Фәүзия, минем газиз әнкәем инде”, – ди Руза Кәшфи кызы. Кәшбеләхмәтнең гаиләсе аскы катында кибете булган ике катлы агач йортта көн күрә. Үзе пароход белән Казан калаларына барып йөри. Мәдрәсәгә кирәкле китапларны да ул табып алып кайта. Халыкка да ярдәмчел була: ярлы халыкка көндәлек кирәк-яракларын бирә, мәдрәсә шәкертләренә икмәк пешереп тә ашата. 1927 елда, бик яшьли, 54 яшендә генә вафат була.
Бераз алгарак кителде, революция чорына күз салыйк. Совет власте урынлашкач та әле тормышлар яхшырмый. Халык ачтан үлмәс өчен тирә-якка тарала башлый. Мәчетләр, сүтелмәсә дә, ябыла. Җомга намазлары да укылмый, бары гает намазына гына халык мәчеткә җыела торган була. Анысы да кышкы айларда гына, җәй көннәрендә гает намазы зыярат читендә яланда укыла.
1930 елларда, колхозлашу оештырыла башлагач, мәчетләргә каныгу башлана. Иң беренче мәдрәсә йорты сүтелеп, Яүбәзе елгасының ярына урнашкан түбәнге урамга мәктәп итеп салына. “1933 елда 1 класска мәктәпкә укырга бардым”, – дип хәтерли Дүртөйле шәhәрендә яшәүче 92 яшьлек Шәйхелисламның оныгы Даниева Зәкия апа.
Руза Кәшфи кызы үзе 1943 елда шул мәктәпкә укырга керә. “Мәктәпнең зур гына 12 тәрәзәсе, 5 бүлмәсе, озын коридоры, коридорның теге башында тагын бер бүлмәсе бар”, – дип сөйли ул. “Тышка чыга торган ике ишек, күтәрмәләр түбәләп матурлап эшләнгән, карап торуга бик матур йорт иде. Без аның мәдрәсә булганлыгын бик соңыннан гына белдек...”
Ул вакытта дингә каршы көрәш “игълан” ителде. Шәйхелисламның Габделислам исемле улының 90 яшьлек , әлеге көндә Иске Уртай авылында гомер итүче Нурдидә апаның хәтерләве болайрак:
“Мин шул мәктәптә 1936 елда укый башладым. Бервакыт без кызлар белән мәктәптән качып гает намазы тыңларга мәчеткә бардык. Моны укытучы белеп калган, нык итеп тиргәде, икенче көнне стена газетасына язып элделәр...”
”Рамазан айларында укучы балаларны ата-аналары ураза тоттырмыйлармы икән дип көчләп берәр кашык су йоттырып чыгалар иде”, – дип сөйли иде исән чагында Җәмилә әби дә.
Шулай да Гыймалетдин мәчете, бик шауламый гына, үз эшен дәвам итә. 1939-1940 елларда гына сүтелеп колхозга амбар итеп салына.
Шәйхелисламның мәчете аннан алдарак юкка чыга. Колхозга бирмәс өчен аны малайлары үз-ара бүлешеп сүтеп алганнар дигән фараз йөри.
Колхозлар төзелгәннән соң дистәләп ел үткәч каһәрле Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда намаз уку түгел, ничек ачлык белән көрәшеп исән калу дигән уй белән яши халык. Билалетдин мулланы яше узган(56 яшь) дип сугышка алмыйлар. Шулай да аның кебекләрне трудармия дип читкә эшкә алып китәләр.
Буыннан-буынга дин тотып яшәгән халык кинәт кенә аннан ваз кичә алмый инде, әлбәттә. Авылда калган хатын-кызлар, бала-чага гает бәйрәмнәре җитсә барлы-юклы урын-җирләрен юып чыгара, өлкәнрәкләр таба исе чыгарып балаларын сыйлый. Шулай да җеназадан башка Коръән ашлары уздырырга күпләр батырчылык итми. “Билалетдин бабайның шыпырт кына никах укып йөргәнлеген дә 1957 елда үзебезгә никах укыгач кына белдем”, – ди абзәнкәй.
Билалетдин мулланың улы Билалов Әнгам 1965 елларда Иске Баеш авыл советы председателе булып эшли hәм әтисе мулла булып йөргәне өчен аңа эшеннән алу белән яныйлар. Ләкин борынгы карт, улы тиргәп торса да, канына сеңгәнне эшли, намазын да укый, уразасын да тота. Уразада икәнлеген белдермәс өчен яткан вакытта тәрәзә төбенә су белән бер телем икмәк куеп калдырып караңгыда сәхәр ашый торган була. 1975 елда 91 яшендә якты дөньяны ташлап китә.
Билалетдин мулладан соң авылда мулла булып Шәрифьян атлы кеше кала. Аның кайда ничек белем алуы алдарак әйтелгән иде. 1930 елларда авылда байлардан, муллалардан башка тагын бик затлы да, күркәм дә, ярдәмчел дә булган Кашбулла атлы кешенең кызы Каинәткә өйләнә. Мәдрәсәдә кызларны укытмаганнар, әтисеннән өйрәнептер, кыз да укымышлы була. Сүтеп алынган мәдрәсә урынында нигез корып яшиләр. Шәрифьян бик гадел мулла, җеназа йолаларын төгәл итеп башкара, мәрхүм-мәрхүмәләрнең рухына багышлап тулы Коръән чыга.
Артык гаделлек тә бик яхшыга алып бармый икән. Кем күпме булдырала, муллага шул кадәр хәергә акча бирәләр. Хәтта 25 сум (бер сарык хакы) биргәннәре дә булгалый, бабайның хәтсез генә акчасы җыела hәм ул акчаларны Уфаның мәчетенә илтеп тапшыра. Мәчеттә кемнең кайдан, күпме акча тапшырганы язылып барыла икән.
Хөкүмәт кешеләреннән берәү мәчетләр эшен тикшереп торган. Дүртөйле районы Иске Уртай авылыннан Мөшшәррәпов Шәрифьянның мәчеткә фәлән сумма акча тапшыруы турында хәбәр Дүртөйлегә килеп җитә. Билгеле, Дүртөйлеләргә бу бик нык тәэсир итә һәм тикшерү эше башлана. Мулланың кызы Зөлфә Дүртөйледә үзәкләштерелгән китапханә директоры, ә мулла яшәгән Иске Уртай авылында китпханәче – Руза Вәлиева (Карамова). Зур гауга чыга. Бик зурлап профсоюз җыелышы үткәрәләр. Көн тәртибендә “Дингә каршы көрәшнең куелышы. Зөлфә Гайсина һәм Руза Вәлиеваларның отчетын тыңлау”. Отчеттагы “Атеистическая работа” бүлеген шомартып, алдап кына тутырып килгән булалар hәм ничек акланырга белми баш ваталар. Зөлфә Шәрифьян кызына бу җыелышта беръяклаучысыз үзенә генә җавап тотарга туры килә. Ул гынамы, икенче көнне райкомга чакыртып эшеннән бушату белән яныйлар. Партия кушуы буенча каршы булса да, күңеленнән бар да Аллага ышангандыр инде, райкомның икенче секретаре артык бәрелми: “Син әтиеңә әйбәтләп аңлат инде, муллалык эшен туктатсын”, – дип кайтарып җибәрә. Кыз, билгеле, әтисенә берни дә әйтми, муллалык эше дәвам итә. Шулай да, акчаларны мәчеткә тапшырмыйча авыл зиратын койма белән әйләндереп алырга кирәк дигән тәкъдим ясый әтисенә. Аллага шөкер, бүгенге көндә зират койма белән әйләндерелгән.

Зиратның тарихына да кагылыйм әле. Аны авылның гаҗәеп бер матур урынына, Яүбәзе һәм Өлкәш елгалары кочагына, кайсы урамнан карасаң да күренеп торган калкулыкны тарихта телгә алынган Урсай балалары билгели. Ике гасыр дәвамында кемнәрне генә куенына сыендырмагандыр бу зират. Колхозлашу елларында зираттан ерак түгел урында малчылык фермасы булдыралар. 20 еллап вакыт үткәннән соң югарыгарак күчерелә. Маллар зират өстеннән йөри башлый, зират авыр хәлдә кала. Яхин Кәрим атлы бер аксакал ферма яклап булса да зиратны койма белән бүлү хәстәрен күрә башлый, йорт башыннан ике багана, кәртә җыю башлана. Бирмәгәннәрне үлгәч зиратка күмдермәү белән дә куркыта. Ничек кенә булса да бер якка койма тотыла. Койма буйлап фермага юл салына. 1970нче елларда да зират шул көе тора. Клуб төзиләр, тавык фермасы яна, ә зиратны әйләндерү гел икенче планда кала бара. Нәгыйм абый Бакиров хәтерләвенчә, көчкә колхоз наряды белән бригада кешеләре трактор арбасы тагып Банковойдан баганалык-кәртәлек агач ташый башлыйлар. Бер төркем халык Сидәш дигән җирдән гәрбил такта алып кайталар, пилорамада аны такта итеп яралар. Төрле сәбәпләр аркасында бу эш 2-3 елга сузыла. Менә шушы такталарны кадакларга кадак алыр өчен Шәрифьян мулла акча бирә дә инде.
1989 елны, Каинәт абыстай гүр иясе булгач, бабайны Дүртөйледәге кызы үз тәрбиясенә алды, 1994 елда үзе дә гүр иясе булды. Мулла бабаебыз Иске Уртай авыл зиратына җирләнде, ә җеназа тәртипләрен мәчеткә йөреп дини белем алган кияве Камил башкарды. Соңрак кызы Зөлфә дә мәчеттә ачылган дини курсларга йөрде. Гарәп хәрефләре белән укып әткәм-әнкәмә багышлап тулы Коръән чыктым, диде. Шунысы сөенеч, Шәрифьян мулланың изге эшен дәвам итә, оныгы Илшат та әтисе белән 2017 елда Хаҗга барып кайтты.
Авыл мулласыз калды дип торганда Шәйхелисламның оныгы Фәнүз Мостафин тавыш бирә. Ул дини белемне алда телгә алынган Кәшбулла бабайдан алган була. Үз телебездә язылган аятьләрне ару гына осталык белән укый, җеназа намазлары оештыра, әрвахларга багышлап Коръән чыга, тик бәләкәйдән бик уңган, тырыш булып, күп эшләү сәбәбе беләнме, аяклары сызлый башлый, ә инде йөрү авырлашкач, олы кызы Уфага үз тәрбиясенә ала. 2015 елда вафат булгач, Иске Уртай авылына алып кайтып җирләделәр.
Шәхсән үземә кагылышлы тагын бер мулла турында язмый булдыра алмыйм. 1995 елда Каеш авылыннан озак еллар Урта Азия якларында гомер иткән, дини белеме булган Фәмин исемле кеше иске генә йорт сатып алып Иске Уртайга яшәргә килде. Матур гына кыяфәтле, бик карт та түгел, сабыр гына бу кешене авыл халкы бик тиз үз итте. Ул да матур итеп Коръән укыды, җеназа йолаларын үтәүдә катнашты, тулы Коръән чыгартучылар да булды. Яшь кенә булсам да төннәрен бастырылып иза чигү сәбәпле әнкәй мине шул мулла янына алып барды. Бик каты зәхмәт кагылган, көн аралаш 7 тапкыр Коръән чыгарга кирәк диде. Чынлап та, ышанмас җиреңнән ышанырсың, бабай Коръән укый алмый җәфаланды: теле көрмәлде, күзеннән яшь ага, хәрефләр бер-берсе өстенә менә ди, үзе бертуктаусыз исни. Дүртенче-бишенче кат укыганда гына бераз шомарак укый башлады. Бөтенләй үк котылмасам да, бик файдасын күрдем бабайның. 2006 елда кинәт кенә чирләп, тавыш-тынсыз гына бакыйлыкка күчте мулла, авылыбыз зиратына җирләнде.
Мулласыз калган аралыкта авылыбызның бер үз кешесе үзлегеннән дин кыйммәтләрен өйрәнеп, Коръән укый башлады. Үтә дә тыныч, сабыр холыклы бу кеше гомере буена фермада эшләп хаклы ялга чыккан Хәнифьян абый иде. 2013нче елның җәй азакларында, кызганыч, каты авырып бакыйлыкка күчте. 7 генә ел авылыбыз өчен мулла булып яшәгән Хәнифьян абыйны hәркем бигрәк әйбәт кеше иде, дип искә ала.
1995нче елны Гәйнелгыйлем бабайның улы Хәтип тормыш иптәше Разия белән авылыбызга кайтып зур йорт тергезеп яши башладылар. Хәтип абый бик ярдәмчел кеше булып чыкты: югары оч зиратының коймаларын яңартты, эченә кирәк-ярак куяр өчен будка эшләп куйды. Авылга староста итеп сайланды. Иптәше белән Дүртөйледә мәчеттә парлап белем алдылар. Авылыбызның бик күркәм, ипле, иң мөһиме, башкалабыз Уфа тарафыннан бирелгән таныклыгы булган мулласы барлыкка килде. “Моңа хәтле вәгазъләр тыңлауны белми идек, гарәпчәне аңламый гына тыңлыйбыз да, бит сыпырабыз. Ә Хәтип барсын да аңлаешлы итеп, үзебезнең телдә бик күп мәгълүмат җиткерде”, – диләр күпләр. Чынлап та шулай икән, мин үзем дә, Коръән табынында дөньямны онытып, кымшанмый да ул сөйләгәннәрне йотлыгып тыңлап утырдым.
Авылда мәчет булдыру турында эченнән генә хыялланып йөрүчеләр булуын булгандыр, булмый булмас, ләкин ныклап бу мәсьәләне тормышка ашыру өстендә эш башларга нәкъ шушы Хәтип мулла җөрьәт итте. Күп уйлангандыр ул бу турыда. Мәчет тикле мәчетне хәергә кергән акчага гына очлап булмаячагы көн кебек ачык. Болай да hәрчак күпләргә ярдәм итүе белән билгеле “Россия” токымчылык заводының генераль директоры Гомәров Рәфил Назыйф улына мөрәҗәгать итәргә була. Тәртипле, акыллы гаиләдә тәрбия алган, әнкәсе бик динле, намаз укып яшәгән кеше изге күңелле булыр инде, ярдәм итәргә тиз ризалаша.
Мәчетнең урынын дөрес сайлау да бик мөһим мәсьәлә. Авыл картлары бергә җыелышып киңәш коралар, Дүртөйле мәчетеннән Рәмил хаҗи Исәнбердин дә килә, билгеле, Рәфил Гомәров та катнаша. Ниhаять, мәчетне элеккеге Гыймалетдин мәчете урынына салырга дигән нәтиҗәгә киләләр. Шул урында Рәмил хаҗи өстендәге чапанын салып намаз укый, Хәтип мулла да кушыла.
Эш кызу тотылып, кышка кадәр мәчетнең фундаменты әзер була. Әйтүе генә җиңел, бу эш күп физик көч таләп итә, бу эштә авылның күп кенә ир-атлары актив катнашалар. Кайтарылган бруслардан мәчетнең стенасы күтәрелә. 2016 елда түбәсе дә ябыла, идән-түшәмнәр дә әзерләнә. Июль аенда, ураза тәмамлану белән, әле төзелеп тә бетмәгән мәчеттә ураза гаете укыла. Корбан гаете намазы да мәчеттә үтә.
Кышкы салкыннар җиткәч Мәүлид бәйрәме дә якынлаша. Инде ничек укылыр дип торганда, мәчеткә электр җылылыгы үткәрелә. Мәчет тагын да матурлана, нурлана төшә. Бәйрәмне Рәмил хаҗи Исәнбердин вәгазъләр сөйләп башлап җибәрә. Разия абыстай белән бергә Дүртөйле мәчетендә дини белем алган Фәhимә Гәрәй кызы, Руза Кәшфи кызы, өчесе, “Мәүлидин кыйссасы”н көйләп укып чыгалар. Бик матур табын әзерләнә, чәйләр эчеп, күңелләре булып таралышалар.
2017 елда мәчетнең манарасы куелды. Мәчеттә ураза, корбан гаете намазларыннан башка һәр атнаның җомга көнендә авылыбыз өлкәннәре җомга намазына йөри башладылар. Йөри алмаган, 90ннан узганнары да бар. Күңелләре белән алар да шулар арасындадыр. Лаеклы ялга чыгып үз йортларында гына казынып яшәүче яшьрәк картларыбыз да бар. Аларны да мәчеткә җәлеп итү өстендә эшлисе бар әле. Баштарак имамга оеп кына намазга бассалар, соңрак, кем белә, бәлки тулы көе өйрәнеп өйләрендә дә укый башларлар әле, Иншә Аллаһ.
Җомга көннән ары дүшәмбе көнне мәчеткә хатын-кызларыбыз җыела башлады. Алар үзаллы гарәп хәрефләрен, намаз эчендә укый торган аятьләрен өйрәнәләр. Бу эшне башлап Разия ханым һәм Фәхимә Гәрәй кызы кузгатты. Читтән килеп авылыбыздан йорт сатып алып төпләнгән Руфина Гыйззәтуллина да бик теләп дин сабаклары бирергә ниятен белдерде. Һәм җиң сызганып эшкә тотындылар да. Аларга авыл китапханәчесе Тахаутдинова Резеда Рәшит кызы оештырган “Умырзая” клубы кушылды.
Мәчеткә кагылышлы күңелле вакыйгаларның берсенә кагылам. “Россия” токымчылык заводы генераль директоры Рәфил Назыйф улы Гомәров ничә ел инде бер олы мал биреп корбан чалдыра. Авыллар саен бүленеп бирелеп, корбан итеннән һәркем өлешен авыз итә. Элгәрерәк Иске Уртай һөнәрчелек училищесы ашханәсендә узса, быел мондый изге эш мәчетебездә үтте. Шартын китереп Хәтип муллабыз Коръән укыды.
Быелгы мәүлид бәйрәме аеруча күңелле узды. Мәчетебез тагы да ямьләнә төшкән, тәрәзәләргә матур челтәрләр эленгән, торганы бер нур оясы! Озын-озын өстәлләр һәркем алып килгән төрле ризык белән тулы. Хәтип хәзрәт мәүлидкә багышлап вәгазь сөйләде, Коръән укыды, Разия абыстай һәм Фәһимә Гәрәй кызы аерымрак утырып “Мәүлиддин-Нәби” кыйссасын көйләп укыдылар. Дүртөйледән бик аз соңлап Рәмил Хаҗи Исәнбердин дә килеп җитте. “Былтыргысын бик ошаткан идем, быел да күрми каласым килмәде”, - диде ул. Бәйрәм белән котлады, Коръән укыды, бергәләп чәй эчелде. Кышкы көннең бик кыска чагы, икенде намазына да вакыт җитте. Беркемнең дә таралышасы килми, хатын-кызлар да рөхсәт сорап икенде намазын тыңлады. Күңелдәге якты хисләрне аңлатып бирерлек түгел!
80 ел элек туздырылган мәчет урынына “Иман” дип исемләнгән яңа мәчет төзелде. Авыл халкы белән сөйләшеп, аның ярдәме белән, мәчет профнастил белән тышланып та куелгач, авылыбыз тагын да ямьләнде. Чынлап та, иманы булган кеше генә бу турыда уйлап йөрер, бу изге эшне тормышка ашыруга көчен салыр. Алдан телгә алынган Хәтип хәзрәт, Рәфил Назыйф улы кебекләргә рәхмәтнең чиге юк. Алардан кала кул көче белән ярдәм итүчеләр Әлфит Нафиков, Назыйф Нуретдинов, Рәсүл Нафиков, Фларит Имамов, Илшат Хәмәтов, Рәвил Зәйнулла улы Нәбиев, Рәвил Исмәгыйл улы Нәбиев, Ришат Әхмәтов зур ярдәм күрсәтте. Матди ярдәм күрсәтүче Руфина Гыйззәтова сеңлесе Фәнисә һәм башка бик күп кешеләрне санап торуның кирәге юктыр. Җылылык, ут кертүдә Хәтипнең үз уллары ярдәм итте. Мәчетнең түрендәге мөнбәрне Әхмәтдинов Фидус үз кулы белән ясаган. Азан әйткәндә тавыш көчәйткечне Тимерханов Марс (урыны оҗмахта булсын) алып кайткан булган. Өстәл-урындыклар, язу тактасы белән элеккеге мәктәп, аннары Дүртөйле күппрофилле колледжы директоры Фәтхетдинов Рәшит Мидхәт улы тәэмин иткән. Мәчетне төзү, тулыландыруда үз өлешләрен керткән иптәшләр исемлеге күпкә зуррактыр, исеме телгә алынмаганнар, берүк, гаепләмәсен иде. Мин күреп искә алып бетермәгәннәрне, иманым камил, Аллаһы Тәгалә күреп, кирәкле урынына язып барадыр һәм, һичшиксез, кайтарыр. Еллар бик тиз үтәләр. Гыймалетдин, Сәрвәретдин һәм башка изге ниятле дин әһелләре исемнәре белән янәшәдә Гайнелгыйлем улы Хәтип хәзрәтнең дә исеме тарихка кереп калыр.
Авылымнан аз гына читтә гомер итсәм дә, мин авылымны бик яратам, сагынып яшим. Үз вакытларында бәхет эзләп читкә китүчеләр, сез дә шул халәттәдер. Вакыт табып авылыбызга кайткалагыз, күркәм мәчетебезгә кереп хәзрәтебезнең фатихасын да алсагыз, күңелләрегез тыныч, юлларыгыз уң булыр!

Рәсимә Мостафина.
Иске Баеш мәктәбе укытучысы.
Дүртөйле районы.