Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Индонезиядән 19 яшьлек үсмер, көчле җил аны алачыгы белән диңгезгә алып киткәч, ачык суда 49 көн буе үлем белән көрәшкән. Сулавеси утравында яшәүче Алди Новел Адиланг 16 яшеннән алып гаиләсенә сатуга чыгарыр өчен балык тотарга ярдәм итә. Аның төп бурычы - йөзеп йөрүче алачыктагы лампаларда өзлексез ут януын (балыкларны җәлеп итәр өчен) тәэмин итү. Индонезиядә бу балык тотуның гадәти ысулыннан санала.

Йөзеп йөрүче алачык ярдан 125 км ераклыкта була. Атнага бер аңа су, азык-төлек китергәннәр һәм яңа тотылган балыкны кире алып киткәннәр. Андый алачыклар диңгез төбенә махсус җепләр белән беркетелә.

Июль уртасында көчле җил алачыкны үсмер белән бергә еракка диңгез эченә алып китә. Адилангның берничә көнлек кенә ризык запаслары була. Үсмер Узгынчы кораблар аны күреп, бортка алырлар дигән өметтә ризыкны тартып-сузып кына тотына.

Егет балык тота һәм аны утта әзерләп (алачык ясалган агачны аз-азлап яндырып) ашый. Диңгез суын киеме аша сөзә, шул рәвешле аның тозлылыгын киметеп.

Экстремаль сәяхәт 49 көнгә сузыла. Шушы вакыт эчендә 10 кораб үсмергә игътибар итмичә узып китә. Ниһаять, Панама флагындагы судно егетне бортка алып менә.

Судно капитаны Гуама яр сагы белән бәйләнешкә керә һәм бу хәл турында хәбәр итә. Кораб Япониягә юл тоткач, Адилангны андагы илчелек хезмәткәрләренә тапшырырга карар итәләр. Шулай итеп, өенә исән-имин Алди 8 сентябрьдә кайтып җитә.