Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Раббыбыз: "Рамазан ае – ул бәндәләр өчен бүләк итеп бирелгән ай,"– дип әйтә. Әйе, бу бүләк без, бәндәләргә, гөнаһларыбыздан (гөнаһсыз кеше булмас), ахирәттә ут газабыннан котылу өчен, җәннәтле булыр өчен җибәрелгән.

Һәрбер акыллы һәм балигълыкка ирешкән мөселман Рамазан аенда тик Аллаһы ризалыгын өмет итеп таңнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелырга, ягъни ураза тотарга тиеш.Түбәндәге язмамда мин аның кайбер әһәмиятле булган нечкәлекләренә җәнтекләбрәк тукталасым килә.
Бөек Китабыбызда: "Әй, иман китергән кешеләр, сезгә ураза тоту фарыз ителде. Әгәр ураза тотсагыз, шәт, тәкъвалык дәрә-җәсенә ирешерсез,"– дип әйтелә. ( Бәкарә, 183).
Сүрәдән күренүенчә, һәр иманлы кеше ураза тотса да, бәлки генә әле, яшәешебезнең максаты булган, тәкъвалык бөеклегенә ирешә ала икән. Ә "Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗә һәм хөрмәт нәсел-нәсәп белән түгел, тәкъвалык белән".(Хүҗүрат, 49\131.) Ураза гыйбәдәте моңа ирешүгә, әйтерсең, инде алтын күпер.Чөнки иң беренче һәм иң мөһим асылы аның нәкъ рухи ныклыкка, күңел пакьлегенә, күркәм әхлакка омтылудан гыйбарәт.
Ә ничек соң моны булдырырга? Моның өчен, һичшиксез, ата-анаңа, балаларыңа, якыннарыңа, гомумән, кешеләргә ачуланмаска, алардан начарлык эзләмәскә, рия һәм рибадан сакланырга, булга-нына шөкер итәргә, көнләшмәскә, сабыр булырга һәм башкалар.
Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә "Бу кешенең уразасы бармы?" дип сораячак. Ә фәрештәләр: "Бар, берәүнең гайбәтен сөйләде дә, уразасы мизанда авыр килмәде, диярләр. Пәйгамбәребез с.г в. дә бер хәдисендә: "Кем дә кем ураза тотканда бозык сүз сөйләде, гайбәт сатты, уразасы ач торудан башканы бирмәде," – ди. Без, кешеләр, хәтта үзебездән хата, кимчелекләр эзләүчеләр турында сөйләгәндә дә начар сүзләргә ирек бирергә тиеш түгелбез. Ә инде моны булдыра алмасак, дәшми тору хәерлерәк.
Ураза гыйбәдәтенең икенче әһәмияте – сәламәтлек саклауда. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, авы-руларның күбесе, көнләшүдән һәм күп ашаудан. Артык ризыкны ашказаны эшкәртеп бетерә алмау сәбәпле, ул агулы матдәләргә әйләнеп тәнебезгә туплана һәм авыруларга этәрә. Ә ураза тотканда безнең организм бу зыянлы нәрсәләрдән чистарына.
Әмма гыйбәдәтебезнең нияте ябыгу өчен түгел, тик Үзенең ризалыгын өмет итү икәнен онытмаска кирәк.
Изге тыелуның алдагы әһәмияте –җәмгыятебездә чәчәк ата барган бозыклыкларны чикләү. Ул адәм баласының хайваный асылы –нәфесен җиңүдә, әйтерсең, тылсымлы таякчык. Күп кешеләрнең тик ураза, намаз һәм ихлас кылынган догалар аша хәмер эчү, тәмәке тарту һәм башка тәүфыйксызлыклардан котылуы күпләребезгә инде мәгълүм.
Менә җитешсезлекләреннән котылырга теләп инде биш вакыт намазга баскан яшь иркәй белән булган хәл. Ул беркөнне үзенең якын кешесенә: "Белсәгез иде, миңа ничек авыр!?... Чак-чак кына сигарет алмый калам...
Иртәгәдән ураза тота башласам инде...Андый чакта бит тартырга да ярамыйдыр?"– дигән сорау-ларына җавап алыр, киңәшләшер өчен килә. Һәм, ни сөенеч, яшь кеше шулай ихлас күңелдән Аллаһка ялварулары, инанып үтәгән намазлары, уразалары аша адашу юлыннан котыла. Алдагы максаты аның тагын да изгерәк: Аллаһының бүләгенә җавап бирү нияте белән Коръәнне гарәп хәрефләре белән, ничек кирәк шулай түгел, ә дөрес итеп укырга өйрәнү иде. Ни могҗиза: ерак илләрдән (Төркиядән) килгән остазы аша егет бу теләгенә дә ирешә.
Кайчак бу озын эссе көндә ничек ашамый-эчми торып була дип куркабыз, яисә "вакыт юк", "эш күп" дигән урынсыз сылтаулар эзлибез. Әмма Сөбханә вә Тәгалә бу вакытларда җиләс җилләрен җибәреп, яңгырларын яудырып, һаваларны сафлан-дырып җиңеллекләрен биреп килә түгелме? Сагынып көтеп алган быелгы (Һиҗри-1439, миләди-2018) бәйрәмебез дә нәкъ "Алмагачлар чәчәк аткан", бар дөньяның сихри матурлыкта коенган мизгеленә туры килде.
"Хәсрәт булсын шул кешегә, исән-сау булып та ураза тотмаганга," –ди Аллаһы Тәгалә.
Әлеге урында ата- бабаларыбыз безгә үрнәк. Алар бит, югыйсә, динебез мәсхәрәләнгән дәвер-ләрдә дә яшеренеп-яшеренеп уразаларын тотканнар, урагын да урганнар, печәнен дә чапканнар. Җылы куеннарына сабыйларын да асканнар.
Күп көннәр буе ач торудан куркучыларга һәр ункөнлектә ике-өч, алай да авыр икән, бер көн тыелудан башларга киңәш итәсе килә. Бу омтылыш – Аллаһы ризалыгы өчен ураза тотуга изге күпер булачак, минемчә.
Тәүбәләребез кабул ителгән айда уразаларыбызны кимче-лексез тотарга насыйп әйләсә иде. Әмин.
Флидә Аскарова-
Галиева.
Мишәр авылы "Әнием" мәчете
мөгаллимәсе.