Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Бүген Черниковка бистәсендә “Сакмар” сәүдә үзәге янында поши йөгереп йөргән.

Шаһитлар сүзләре буенча, поши витрина пыяласын ваткан һәм нык яраланган. Аның шәһәр уртасында каян пәйда булуы билгесез. Яраланган поши фотосурәтләрен кулланучылар социаль челтәрләргә урнаштырып та өлгергән. Инспекторлар, пошига йоклаткыч укол ясап, аны алып киткәннәр.

Шәһәр халкының гражданнар яклавы идарәсендә хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә яраланган поши, күп кан югалту сәбәпле, үлгән.