Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Гыйлем һәм аның әһәмияте турында кем генә уйланмый икән? Бу турыда кызыксынуым мине Изге Коръән һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләренә алып килде.

Мөхәммәд (с.г.в.) башка кардәшләре кебек мәктәп дигән нәрсәне һәм уку-язуны белмәде. Әмма үз мохитләренә каршы торырлык иткән һәм аны халыкка имам һәм үрнәк буларак әзерләгән зат Аллаһы Тәгалә иде. Җәбраил фәрештә Мөхәммәд (с.г.в.) янына беренче инүендә үк: “Укы!”– дип, аңа әмер бирә. Моңа ул: ”Мин укый белмим,”– дип җаваплый. Бу хәл өч мәртәбә кабатланганнан соң тагын: “Бөтен нәрсәне яратучы Раббың исеме белән укы!”– ди. ( Галәк, 96/1.) Аңлашылганча, аять уку – язуга чакыра. Аллаһы Тәгалә барлык мәхлукларны яратты, галәмнәрне барлыкка китерде, Үзенең исеме белән укырга кушты.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә: “Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул, – ди. – Я, булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул, – ди, – тыңлаучы, гыйлемне яратучы кеше бул, башкасы булма, һәлак булырсың”. Игътибар итик: “... башкасы, яки өйрәтүче, өйрәнүче, тыңлаучыдан башкасы, булма, һәлак булырсың.” Гыйлем алуның әһәмиятен аңлау өчен шушы бер сүрә һәм хәдис тә җитә сыман, минемчә.
Дөньявиме, дини гыйлемме – мөселман кешесе икесен дә тигез күреп өйрәнергә тиеш. Алар икесе дә үзара бәйләнгән һәм бер-берсен баеталар гына. Сүз дә юк, дин гыйлемен, әйтик, әдәбият, тарих, тел һ.б. шуның ише дөньяви фәннәр илә бәйләп өйрәнү иң хәерлесе. Кеше белем алмый икән, димәк, ул Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычын үтәми. Ә кеше нихәтле күбрәк гыйлем өйрәнә, шул хәтле ул Аңа якынрак була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары, чөнки алар динар да, дирхәм дә калдырмадылар, бәлки мирас итеп гыйлем калдырдылар. Кем ул гыйлемне алса, шул өлеш алган булыр,” – ди. Менә нинди югары кыйммәткә, яки әһәмияткә ия гыйлем алу!
Ислам динендә гыйлем чишмәсе – Изге Коръән. Ул кешеләрнең үтәр юлын яктыртучы, аны адашудан саклаучы, дөрес юл күрсәтүче бер нурдыр. Коръән гарәп милләтле Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) саф гарәп телендә тәҗвид кагыйдәләре белән иңдерелгән. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә соңгы Китабы өчен дөньядагы 3000нән дә артык тел арасыннан бер генә телне – гарәп телен сайлаган. Безгә дә Аны дөрес итеп гарәпчә уку боерылды. Халкыбыз 1000 елдан артык гарәп әлифбасын куллану сәбәпле, күп сандагы гарәп сүзләре һәм гыйбарәләре безнең телебезгә дә ирешкән. Мәсәлән, мәктәп, золым, сабыр, дәфтәр, каләм, хөкем, хәким, һ.б. шуның кебек сүзләр барысы да гарәп теленнән. Шуңа күрә, татар милләте кешесенә, күңел биреп гарәп телен өйрәнгәндә, ни бәхеттер, Коръәннең мәгънәсенә дә төшенеп уку җиңелрәк. Ә бу инде иң әһәмиятлесе. Әлхәмдүлилләһ, бүген Ватаныбыз да моның өчен барын да эшли. Файдалы гыйлем алыйм дисәң, Ислам университеты, мәдрәсә, мәчет ишекләре һәркемгә ачык. Алдагыларында гыйлемле имамнар, мөгаллим – мөгаллимәләр әзерләнсә, икенчесендә башлангыч дини белем бирелә. Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер итеп укы гына! Менә нәрсә ди Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Коръән укучы һәм бу хосуста осталыгы булган кеше фәрештәләргә якын булганнарга тиң. Коръәнне төртелә – төртелә кыенлык белән укыган кешегә савабы ике мәртәбә артык ( бер савап – укыганы өчен, икенче савап – чиккән кыенлыкларга карамыйча, тырышлык күрсәткәне өчен. Бары тик иң яхшылары гына оста укый ала.”). Һәр барчабызга да бу кыйммәткә дә ия булырга насыйп булса иде. Ин шәә Алла.
Бөек акыл иясе, Аллаһ Илчесе Мөхәммәд (с.г.в.): “Бишектән ләхеткә кадәр белем таләп итегез,”– ди. Бу Расүлебезнең (с.г.в.) барыбызга да таныш һәм аңлаешлы хәдисе. Чыннан да, якты дөньяга килү белән адәм баласын әнисенең догалары, бишек җырлары белем иленә алып китә сыман, миңа калса.
Күптән түгел яшь гаиләгә бәбәй күрергә бардым. Һәм анда мин моңа кадәр беркайчан да күрмәгәнгә тап булдым. Актан-ак биләүдә, догалар, башкорт, татар әкиятләре арасында өч айлык кызчык тупылдап ята. Әнисе, бишек җырларына кушып, аларны да сабыена укый икән. Әйе, бала үсәр, аннан мәктәп, колледж, югары уку йортлары һ.б. көтеп торыр... Ә без тагын гаиләгә кайтыйк.
Холыклары ныгып өлгермәгән балаларны компьютер, смартфон үзенә суырып алган заман бүген. Бу һәр гаиләне дә борчыган, һаман да чишелмәгән мәсьәлә. ”Башы белән интернетка чумган баламны ничек коткарырга?” дип, кем генә өзгәләнми хәзер?
Статистика күрсәтүенчә, өендә китаплары булган балалар күбрәк укый. Сәбәбе һәркемгә дә аңлашыла. Үземә яхшы таныш, югарыда әйтелгән проблема шулай ук урап үтмәгән, үрнәкле бер яшь гаилә хакында әйтәсем килә. Бу ата-аналар эшләрен балага шәхси китапханә өчен яшенә туры килгән китаплар, күп төрле сүзлекләр җыюдан башлый. Интернетка чумган бала, билгеле, бу китапларны укырга теләмәсә дә, читкә этәрми. Сирәк-мирәк булса да аңардан ял итеп ала. Буш вакытларда ата-ана белән берлектә, алар буенча сәяхәтләр, эзләнү эшләре, сәнгатьле укулар, сүзлек белән эшләүләр һ.б. Билгеле, берсе дә көчләп түгел, ә дәртләндерү юлы белән. Бала шулай әкренләп дөньяви вә динебезгә кагылышлы китапларга да якыная һәм, иң мөһиме, алар аша баланың әхлагы, дөньяга карашы формалаша. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлый һәм югары уку йортына укырга керә, мәчеткә йөри, намазларын укый, гарәп телен өйрәнә. Файдалы гыйлемнәр алырга аңа Аллаһ насыйп итсә иде.
Ни кызганыч, балага китап алырга күпләребезнең “акчасы җитми.” Шулай без, ата-аналар, балаларыбызны үзебез гыйлемнән читләштерәбез түгелме? Дини гыйлем хакында әйтеп тә торасы юк. Ә дәһшәтле кыямәт көнендә Аллаһтан иң ераклары – баласына дин гыйлеме бирмәгәннәр. “Әй, мөэминнәр, үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз (үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес итеп үтәп, гаиләгезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез), ул җәһәннәм утыны – кешеләр һәм ташлар.”( Тәхрим, 8 ). Аллаһ безне рәхмәтләреннән ташламаса иде. Ин шәә Алла.
Ә ләхеткә кадәр гыйлем алу – фарыз – дию – сиңа ничә яшьтә булуыңа карамастан намаз, тәһарәт, госел тәртипләрен, иман шартын, кырык фарызны һ.б. белергә дигән сүз. Яки гомер буе укырга, гыйлем таләп итү беркайчан да соң түгел дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез (с..г.в.) янына бервакыт 70 яшьлек кеше килеп: “Миңа нинди файдалы нәрсә эшләргә?” – дип сорый. Пәйгамбәребез (с.г.в. ) аңа: “Гыйлем ал,”– ди. Һәм бу кеше гыйлем алып, 95 яшенә кадәр балалар укыта.
Менә үземә таныш 80 яшьлек остабикә – әбекәй белән булган хәл. Үз алдына бар гыйбәдәтләрне (намаз, ураза, хаҗ һ.б.) үтәп яшәгән бу әби укырга теләп мәдрәсәгә бара. Әмма анда: “Апа, олыгайгансыз, сезгә авыр булыр,”– дип остабикәнең изге теләгенә каршы киләләр. Әбекәй, билгеле, нык борчыла, хәтта, күз яшьләрен дә яшерә алмый. Күпмедер вакыт үткәч, остабикә вафат була. Казан ислам университетында гыйлем алучы яраткан кызы Гөлшат мәрхүмә әнисен төшендә күрә. Ул шатланып – шатланып: “Әй, кызыкаем, белсәң иде, мине монда укыталар бит,”– ди. Акылга һич сыймаслык! Гыйлем алу, әйтерсең, ләхеткә кадәр генә түгел, аннан соң да дәвам итә. Моны Белүче бер Аллаһ.
“Раббым, минем гыйлемемне (шәригать хөкемнәрен, Коръән мәгънәләрен белүне), арттыр!”– дип өнди Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә. (Таһа, 20/11). Гыйлемне арттыру, һичшиксез, динне һәм аның аша кешеләрнең (ахирәт мизанында иң авыр булачак) әхлагын саклау өчен кирәк. Ата-бабаларыбыз да борын -борыннан, үзләре кечкенә йортларда яшәсәләр дә, динне өйрәтү һәм алып бару өчен мәчет-мәдрәсәләрне юкка гына төземәгән икән. Алар аша кешеләрне тәрбия кылганнар, шулар аша тормыштагы авырлыкларны җиңгәннәр, уңышларга ирешкәннәр.
Бөек Җиңүне бүләк иткән, илебезне бөлгенлектән алып чыккан ватандашларыбыз шул мәдрәсә, чиркәү приходы мәктәпләрен тәмамлаган, Коръән, Инҗил Китапларын укып, алар буенча гамәл кылып яшәүче ата-бабаларыбызның үрнәгендә үскән балалар түгел идеме? Сугыш кырларында да яугирләребез Бөек Коръән Сүзләрен йөрәк “кесәләрендә”күз агы күк саклап йөрткәннәр, Җиңүне сорап догалар кылганнар. Дошман өсләренә ыргылганда да, намазларын окопларда укып исән калганнар.
Нәтиҗә ясап әйтәсе генә кала: гыйлем – адәм баласы өчен дә, җәмгыять өчен дә хәер – бәрәкәт. Гыйлем юк икән, бәндә өчен дә, җәмгыять өчен дә хәер – бәрәкәт булмас.
Ә шулай да, дөнья эшләре әле һаман күп бәндәләрне дини эшләрдән, бигрәк тә гыйлем алудан, мәшгуль кыла, Аллаһны оныттыра сыман. “Әле вакыты җитмәгән“ яисә “Эш күп!”, ә картайгач:” Күз күрми, хәтер юк” дип яшәүчеләрнең күбрәк булуы бүген беркемгә дә сер түгел. Һәм кунакка яисә концертка булса, вакытның җитүе дә, эшнең бетүе дә мәгълүм. Бер шайтанның эшсез аягын селкетеп утыруы да юкка түгел икән. Берәү аңардан: “Син нишләп эшсез утырасың?”– дип сораган. Ә шайтан: “Нәфесләрен генә кайгыртып йөргән бәндәләр безнең бөтен эшне алды, без эшсез калдык“, – дип, җавап кайтарган. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) миграҗда булган чагында “җәһәннәмдә күбрәк фәкыйрьләр, малга түгел, ә гыйлемгә фәкыйрьләр“ икәнен күргән. Аллаһ Үзе сакласын.
Ни өчен гыйлемгә фәкыйрьләр икәне һәркемгә, минемчә, аңлашыладыр. Чөнки динсезлек караңгылыгы кешеләрне адаштыра, ялгышуларга китерә, кискен бәхәсләр тудыра, гөнаһага батыра. ”Бер кеше кечкенә кырмыска зурлыгында изге гамәл кылган булса, аның савабын күрер. Берәү кырмыска зурлыгында явызлык кылган булса, әгәр Аллаһы Тәгалә Үзенең фазылы белән гафу итмәсә, аның җәзасын күрер.”(“Зилзәл,”99/6-8). Әгәр 70 ямаулы кием кигән хәзрәти Гомәр (Аллаһ аннан разый булсын) мин кешеләрне кысрыкламыйммы дип тетрәнсә, безгә соң нишләргә кала? Ә Аллаһ Илчесе (с.г.в.): “Бу икесеннән үрнәк алыгыз – Әбү Бәкер ( Аллаһ аннан разый булсын) һәм Гомәрдән ( Аллаһ аннан разый булсын),” – дигән. (Тирмизи). Раббыбыз барча мөселманнарның да гөнаһаларын ярлыкаса иде. Әмин.
Мисал өчен тагын бүген күпләрне сугыштырган, туган белән туганны дошманлаштырган мирас малын бүлешүне алыйк. Адәм баласы Изге Коръән бу турыда нәрсә әйткәнен белсә, бәлки, авып беткән өйләрне дә бүлешә алмый, ямьсез кыланмас иде. Һәрбер гамәл Коръән аятләренә муафыйк булырга тиеш. Ахирәттә мирас малын ничек бүлешүебез турында да соралачакбыз бит, югыйсә. Шуңа күрә аңа игътибарлы булу мотлак. Бу турыда кызыксынган кеше мәгълүмәтне “Нисәә”сүрәсенең аятьләрендә таба ала.
Әй, Раббым, барча мөселманнарга да файдалы гыйлемнәр алу өчен юлларыңны җиңеләйтсәң иде.
Әй, Раббым, гыйлем биргән һәм бирүче укытучыларыбызга, барча мөгаллим – мөгаллимәләребезгә ярдәмнәреңне, чиксез рәхмәтләреңне, ризалыкларыңны насыйп әйләсәң иде. Әй Раббым, язганнарымны да риза булып кабул итсәң иде. Әмин.
Флидә Галиева.
Балтач районы, Мишәр авылының “Әнием” мәчете мөгаллимәсе.