Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

“Гаҗәеп кызыклы кешеләр җыйналды укуга. Язмышлары шактый гыйбрәтле. Күпләргә фәһем-сабак булырлык. Дингә килү тарихлары исә – үзе бер могҗиза”.
“Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенең җитәкчесе имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллиннан ишеткәннәр битараф калдырмады, әлбәттә. Рөхсәт алганның соңында, читтән торып уку бүлегенә язгы сессиягә килгән шәкертләрнең кайберләре белән әңгәмә корырга ниятләдем. Сөйләшү барышында гаҗәпкә калдырырлык, уйландырырлык мәлләр җитәрлек булды. Һәр адәм баласы – үзе бер серле хикәят ич ул. Тормыш “язмыш дәфтәре”нә даими рәвештә ниндидер көтелмәгән сәхифәләрен терки бара, укып кына өлгер.
“Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткән”
Тәүге әңгәмәдәшем – Равил Барый улы Шагапов. Әлшәй районы Ярташлы авылыннан. “Бар булмышым ата-бабалар мирасын гамәлгә ашыруга бәйле, – дип исәпли ул. – Бик диндар, тирән гыйлемле кешеләр булган алар. Кечкенәдән Аллаһы Тәгаләнең барлыгына инанып яшәдем. Муллалар да ничектер якын итә иде үземне... Шөкер, гомерем буе, теләсә кайсы авыр мәлләрдә дә, илаһи көч мине саклап килде, рәхмәтеннән ташламады”. Равил әфәнденең дин юлына ныклап аяк басуы исә 2011 елга карый. 52 яшендә Раевка хастаханәсендә катлаулы операция кичерә. “Айныгач, хирург Сәлих Садыйк улы Сарбаев миңа: “Коръән укый беләсең икән бит син”, – димәсенме. Аптырап калдым. “Юк, – мин әйтәм, – белмим”. “Операция вакытында яттан укыдың бит”, – ди үзе дә намазда булган хирург... Озакка сузмый, Сәлих Садыйк улы Рәүф хәзрәткә алып барды. Хәзрәт бик әйбәт сөйләште, сорашты. Укырга кирәклеген яхшылап аңлатты. Шул рәвешле бер ай эчендә дин юлына ныклап “кереп киттем”.
Равил Шагапов үзлегеннән дә, Рәүф, Илшат, Әхмәт хәзрәтләрдә дә укый. 25 ел дәвамында фермер хуҗалыгы тота, гаиләсе белән бөртеклеләр үстерә, печәнлек чәчә. Мәктәп, хастаханәләр белән уңышын бүлешә, иганәчелек ярдәме кыла. “Чәчүгә бик җитди әзерләнәбез, – ди фермер. – Аллаһы Тәгаләдән рөхсәт сорап, догалар укып чыгабыз. Шуңадыр, шөкер, елның елында диярлек мул уңыш алабыз”. Башка төбәк фермерлары белән дә тыгыз элемтәдә Равил Барый улы. Араларында иң өлкән җир хуҗасы буларак, бай тәҗрибәсе белән ихлас уртаклаша. Дини гыйлемлелеген белгән якташлары да хөрмәт итә үзен. Авылда әлегә мәчет юк икән. Йортка Коръән чыгарга, дога укырга гелән аңа мөрәҗәгать итә халык. Олылап, “хәзрәт” дип атыйлар аны. “Доганың көче ифрат зур. Чын күңелдән әйтелгән теләкләр кабул була. Күп тапкырлар сынаганым бар. Намаз уку да тынычландыра, киеренкелектән арындыра”, – ди ир асылы. Кеше белән аралашуда дини гыйлем ныклы терәк булып тора. Уңай үзгәрешләрне гадәттә гаилә әгъзалары тиз арада сизеп алучан. “Әтием, 52 яшькә кадәр син бер Равил идең, хәзер бөтенләй икенчесең”, – дип юкка гына билгеләмидер. “Әниемнең өлкән абыйсы картәтидән калган борынгы Коръән китабын миңа тапшырды. Кадерлеләрдән-кадерле ядкарь”, –дип бүлешә шатлыгы белән Равил әфәнде. Изге мирас – ышанычлы кулларда. Ата-бабалар теләге кабул булган, димәк...
Р. Шагапов, ниһаять, быел мәдрәсәгә килгән. “Аллаһы Тәгаләдән вакыт җиткән, димәк, – дип елмая ул. – Беренче сыйныфка кердем. Дуслар да таптым. Канәгатьмен. Мәдрәсә җитәкчелегенә, барлык мөгаллимнәргә аерым алганда, Мәүлемҗан хәзрәткә, рәхмәтлемен. Инде арытаба да тырышып укырга, кешеләргә файда китерергә язсын”.
Халык сорый икән...
Мәүлетҗан Габделбарый улы Йосыпов та тулысынча килешә. Бакалы районы Урманай авылыннан. “Гарәп хәрефләрен өйрәндем, шушы айда ныклап биш тапкыр намазга бастым”, – ди яңа танышым. Бер дәүәтисе – мулла, әнисенең энесе Габделкәбир хәзрәт (ул инде вафат) авылда мәчет тергезү эшенә нигез салган. Туганнары үрнәгендә Мәүлетҗан Габделбарый улы да кулдан килгәнчә изге эштә катнашкан, якын-тирә авылларда Аллаһ йортын салуда булышкан. Төзүче һөнәре бик тә ярап куйган.
Дин юлына аяк басарга ниятләвен үтә гади аңлата әңгәмәдәшем: “Авылда Коръән ашларын үткәрергә, мәет юарга кеше юк. Ә халык үтенеп сорый. Болай догалар беләм анысы, үзлегемнән өйрәндем. Тик бөтен гамәлне дә тиешенчә, җиренә җиткереп башкарырга кирәк бит. Бүтәнчә булмый... Мәүлемҗан хәзрәт белән шактый еллар танышбыз. Укырга гел үгетләп килде. Быел, ниһаять, тәвәккәлләдем. Өйдә киңәш тоттык. Иң мөһиме – намаз иясе 92 яшьлек әнием ризалыгын бирде. Дөресен әйтим, олыгая төшкәч, хәрефләр өйрәнү җиңелдән түгел. Иртәрәк киләсе калган, дип уйлап куям. Мондагы иптәшләр арасында гыйлемлеләр җитәрлек, күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкинчелек бар. Үзе бер тормыш мәктәбе”.
Әңгәмәдәшем фикеренчә, исламга килү адәми затның яшәешкә карашын, кешеләргә мөнәсәбәтен үзгәртә, язмышына башкача юнәлеш бирә. “Яшьләргә аерым киңәш итәр идем, – ди ул. – Куркып тормагыз, гыйлем алырга керешегез. Инде алдыңа максат куйдыңмы – үтә. Мәдрәсәдәге яшь шәкертләргә карап сөенәм. Шундый итагатьлеләр, өлкәннәргә ихтирамлылар, тәрбиялеләр”. Мәүлетҗан ага хезмәт иясенә бәһа бирә белә. Үзе дә гомер бакый эштән, җирдән аерылмый чөнки. Төзүче дә, тракторист та. Гелән җырдагыча! Унсигез еллап умарта да асрый икән.
“Бар кешегә сәламәтлек, бәхет телим. Тормыш матур, җитеш. Нидер ошамый икән, гаепне иң беренче үзеңнән эзлә. Ярдәмчел, ныкышмалы булырга омтыл. Эш юкка зарланма, кул кушырып утырма, хәрәкәтлән”, – ди М. Йосыпов. Аңлашыла ки, шәхси тәҗрибәсеннән чыгып бирелгән үгет-нәсихәт. Шуңа күрә аеруча әһәмиятле, фәһемле дә.
«Авыруларымны уңай дулкыннарга көйләргә тырышам»
Арытаба сүзем “ак халатлы” һөнәр вәкиленә кагыла. Әлшәй районы Слак авылыннан килгән Рәис Әхкәм улы Кәррамов булыр ул. Хәләле белән авылдагы амбулаториядә бүген дә халыкка табиб ярдәме күрсәтә алар. Рәис әфәнде мануаль терапия белән дә шөгыльләнә. Төрле яктан кешеләр аңа күз төбәп, дәва-сихәт эзләп килә. “Тәү чиратта Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм, аннан соң гына дәваларга керешәм, – ди ихластан әңгәмәдәшем. – Терелгән, аягына баскан авыруларыма да: “Миннән түгел, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән килгән сихәт”, – дип кабатлыйм.
Рәис Әхкәм улының тәрҗемәи хәле белән бераз танышуга ук, дини гыйлем, ихтимал, аны үзе “эзләп тапкандыр” дигән уйга киләсең. Нилектәнме? Аңлатып китим. Тарих тәгәрмәчен арткарак әйләндерик, сугыш чорына мөрәҗәгать итик тәүдә. 1943 ел. Гаилә башлыгы Әхкәм ага фронтта гаип була. Хәсрәткә калган хәләле Ахун атлы мулладан китап ачтыра. “Ирең исән, чит илдә. Кайтыр. Тагын бер малаегыз да туар әле, кешеләргә игелекле, ярдәмчел булыр”, – дип хәбәр сала мулла. Юраганы юш килә бит, әй. Тоткынлык афәтеннән котылган, шактый иза чиккән Әхкәм ага 1950 елда туган ягына кайту бәхетенә ирешә. Ә инде 1951 елда... гаиләдә бишенче сабый – малай аваз сала! Рәис дип исем кушалар үзенә.
Уллары изгеләрдән-изге табиб һөнәрен сайлый. Гомере буена яраткан хезмәтенә тугрылык саклый. “60 яшьтән соң ныклап дингә тартылдым, – дип билгели ул. – Уфадагы “Ихлас” мәчетендә Мөхәммәт хәзрәт (ул да һөнәре буенча табиб) белән сөйләштем. Намазга басарга, догалар өйрәнергә киңәш бирде, Коръән китабын бүләк итте. Алланың рәхмәте, шул рәвешле укып киттем. Электән җыелган дини китаплар да өйдә байтак булып чыкты. 2015 елның көзендә инде Октябрьский шәһәренә “Нуруль-Ислам” мәдрәсәсенә гыйлем арттырырга ниятләп килдем”.
Вакыт – агымсу. Быел инде өченче сыйныфны тәмамлый, кулына диплом ала Рәис Кәррамов. “Дини гыйлемгә ия булу фәкать Сезгә ни дәрәҗәдә тәэсир итте һәм итә?” Беравык уйланып торгач, әлеге сорауга шундыйрак җавап бирә әңгәмәдәшем: “Шәхсән мин күңел тынычлыгына, сабырлыкка ирештем. Зарланмаска, булганына шөкер итәргә өйрәнәсең. Кемнедер гаепләү, гайбәткә катышу ише тискәре гамәлләрдән дә саклый динебез. Гаиләңә, якыннарыңа, гомумән кешеләргә күбрәк яхшылык эшләргә омтыласың. Ярдәм сорап килгән авыруларымны да шул уңай дулкыннарга көйләргә тырышам”. Ә инде табиб сыйфатында дөрес туклану, хәрәкәттән аерылмауга игътибар көчәйтергә, юк-бар белән булышмаска, кирәкмәгәнгә вакыт уздырмаска киңәш итәр идем”.
... Әйе, хак юлга кеше төрлечә баса. Кемдер эзләнә, уйлана, сорауларына җавапны Ислам динендә таба. Бәгъзеләргә дөрес юл сайларга туганнары, дус-ишләре ярдәмләшә. Берәүләр өчен исә ниндидер хәлиткеч яки көтелмәгән вакыйга этәргеч хезмәтен үти. Сәбәпләр, кичерешләр даирәсе дә төрлечә, билгеле. Әмма ләкин тәү нәүбәттә барысы да Аллаһы Тәгалә хөкемендә икәнлеген тирәнтен аңлау зарурдыр. Ихласлык белән гыйбадәт кылган бәндәләрен Аллаһы Тәгалә ярдәменнән, рәхмәтеннән ташламый. Әлбәттә, авырлыкларга карамый, һәрдаим белем арттыру өстендә эшләү кирәклеге хакында онытмау зарур. Бу җәһәттән шундый риваять искә төшә. Оныгы дәү әтисенә әйтә икән: “Бабай, мин бик тырышып көн дә Коръән укыйм. Әмма, китапны ябу белән, ни укыганымны хәтерләмим. Шулай булгач, аны укудан ни мәгънә?” Карт җавап урынына күмердән бушаган кәрзинне оныгына тоттыра: “Мә, улым, елгадан шушы кәрзинне тутырып су алып мен әле”. Малай кушканны үти, тик кәрзиндәге су кайтып җиткәнче агып бетә. Бабай янә суга җибәрә моны. Шул рәвешле әллә ничә кат урагач, онык: “Менә, әйттем бит, файдасыз эш бу!” дип зарлана. Хәйләкәр карт исә: “Файдасыз дисеңме? Кәрзинне кара әле”, – ди. Баксаң... Кәрзиннең эче-тышы бердәй чип-чиста итеп юылган ләбаса! “Менә, улым, Коръән укыганда да шулай була. Ул сине эчтән дә, тыштан да чистарта, калебеңне үзгәртә, иманыңны ныгыта. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә безнең тормышны үзгәртә”, – ди дәү әтисе оныгына. Озын сүзнең кыскасы, чын йөрәктән сарыф ителгән тырышлыклар эзсез югалмый, җуелмый. Хәерле юлдан атласаң, әлбәттә.

Сәлия ГАРИФУЛЛИНА. Октябрьский шәһәре.