Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Соңгы ике дистә ел эчендә динебезне кайтару өчен бернинди киртәләр юк дип әйтергә күнегеп киттек. Манаралары киселгән мәчетләрне торгыздык, һәр татар авылында диярлек Аллаһ йортлары төзеп куйдык. Әмма аңа карап кына иманыбыз ныклымы? Намазлар укымасыннар, уразасын тотмасыннар дигән авыр заманнарда да динебезне саклап калган әби-бабаларыбызның рухы бездә яшиме?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Бәләкәй чактан безне нәнәй тәрбияләде. Намаз, төрле-төрле догалар укып, бөтен шартын китереп ураза тотып яшәмәсә дә һәрвакыт “Әгүзе...”, “Аллага шөкер...” кебек сүзләрен ишетеп, күктә усал да, яхшы да булган зат “Алла бабай”ның барлыгына ышанып үстем. “Икмәкне җиргә ташласаң, Алла бабай башыңа суга”, – дигәннәре әле дә хәтердә. Чынлап та, дин, мәчет, мулла кебек сүзләр минем өчен әлегә тиклем ниндидер сихри дә, серле дә бер дәрья булып килә бирде. Инде олыгайгач авылыбызның дини тарихы белән кызыксына башладым. Миңа монда Абзәнкәем, Иске Уртай авылының тарихын язган Руза Кәшфи кызы Карамова ярдәм итте. Аның хәтере, аң-белем запасы мине хәйраннар калдыра. 83 яшьтә булуына карамастан сәламәтлеген дә, вакытын да кызганмыйча ул авылыбызның дини тарихын язды.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Раббыбыз: "Рамазан ае – ул бәндәләр өчен бүләк итеп бирелгән ай,"– дип әйтә. Әйе, бу бүләк без, бәндәләргә, гөнаһларыбыздан (гөнаһсыз кеше булмас), ахирәттә ут газабыннан котылу өчен, җәннәтле булыр өчен җибәрелгән.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Дингә, иманга тартылган сабайлылар туган телебезнең бишеге саналган милли матбугатка да дәррәү язылырлар дип ышанасы килә

Бу юлы юлыбыз Бүздәк якларына алып китте. Һәр почмагыннан чисталык, пөхтәлек бөркелеп торган Иске Сабай авылы безне бик җылы каршылады. Һәр җирдән яз исе килә, яшеллеккә күмелгән авыл тыныч кына үз көенә яшәп ята...

Рейтинг:  5 / 5

Звезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активнаЗвезда активна

 

Ураза хакында еш кына мондый сүзләр ишетергә туры килә:

– Менә ураза тотарга булдым, ач тору бик файдалы, диләр, мин дә сынап карыйм әле.

Икенчесе исә аптырашта:

– Кит инде, ничек шундый эссе озын көннәрдә ашамыйча-эчмичә тора аласың?

– Бер ияләнгәч, була икән ул!

Безнең халык уразаны ач тору дип кенә кабул итәргә күнеккән шул инде. Шуңа күрә уразаның төп максаты барлык бозык, гөнаһлы гамәлләрдән тыелу икәнлеге хакында уйлап та карамыйбыз хәтта. Үзебез ураза да тотабыз, шул ук вакытта сүгенәбез дә, гайбәт тә сөйлибез, ялган сүз сөйләү дә безнең өчен берни түгел. Гадәти бер диета тотуга кайтып кала бу изге ай. Ә бит Аллаһ Тагәләгә безнең ач торубыз һич кирәкми. Сөекле Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) болай дигән:

 

“Әгәр кеше бозык, гөнаһлы сүзләрне һәм гамәлләрне калдырмый икән, Аллаһка аның ашау-эчүеннән тыелуы һич кирәкми”.

 

(Бохари риваяте).

 

 

Бу хәдис ураза тотучының барлык гөнаһлардан да тыелырга тиешлеген дәлилләгән көчле хәдис булып тора. Шунысын да онытмыйк: әгәр безнең үзебезне сүгә башласалар яки яман сүз әйтсәләр, каршы җавап кайтармыйча, күркәм сабырлык күрсәтеп, тыелып калырга кирәк. Андый очракта бары тик: “Мин уразада”, – дию җитә. Пәйгамбәребез дә бит (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын): “Әгәр берәрегез уразада булса, бозык сүзләр әйтмәсен һәм үзен әдәпсез тотмасын. Әгәр аны берәр кеше орышырга тотынса яки сугыша башласа, ул аңа: “Мин уразада”, – дисен”, – дип нәсыйхәт кылды.


(Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).


Тагын шунысы мөһим: без уразаны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә тотарга тиешбез. Һич кенә дә диета өчен, ач тору файдалы, сәламәтлеккә файдасы булсын өчен, дип түгел! Юк! Йөрәгебез түрендә Аллаһ Тагәлә әмер иткән икән, мин Аңа буйсынырга, Аңа итагать итеп, ихластан ураза тотарга тиеш, дигән ният булу кирәк. Ә инде уразаны ихластан, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә тотсак, Раббыбыз безгә сәламәтлеген дә бирер ин шәә Аллаһ. Шуңа күрә чын ниятебезгә игътибар итәргә кирәк.
Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын): 

“Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнә. Һәр кеше үзе ирешергә ниятләгән нәрсәгә генә ирешәчәк”, – ди.


(Бохари һәм Мөслим риваяте).