АКШ оборона министры вазифасын башкаручы Патрик Шанахан Мексика белән чиктә стена төзү өчен бер миллиард доллар файдаланырга рөхсәт иткән.

         Юма һәм Эль-Пасо шәһәрләре арасында гомум озынлыгы 91 километр тәшкил иткән 5,4 метр биеклегендәге стена участогы төзеләчәк. АКШ моны Мексиканың легаль булмаган качакларыннан саклану өчен төзи.

         Бүленгән акчалар эчке иминлек министрлыгына, таможня һәм чик буе патруленә ярдәм итү, шулай ук бу районнарда яктылык урнаштыру һәм юллар төзелеше өчен юнәлтеләчәк.

         АКШ президенты Дональд Трампның конгресстан Мексика белән чиктә стена төзү өчен 8,6 млрд. долларга ризалык бирүләрен сорарга планлаштыруы күптән билгеле иде. Ә аңа кадәр президент белән закон чыгаручылар арасында туган аңлашылмаучанлык озак вакытлы шатдаунга — Америка хөкүмәтенең өлешләтә эштән туктавына — китергән иде. Ул 2018 елның 22 декабреннән алып 35 көнгә сузылды.

         Соңыннан Трамп конгресс кабул иткән вакытлы бюджетка кул куярга ризалашты, әмма планлаштырылган 8 млрд долларны Гадәттән тыш хәл режимы кертеп алырга карар итте.  

Фото: Getty Images.