Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп фәрманына ярашлы, Америка астронавтлары 2024 елда Айга  кабаттан менәргә тиеш. “Президент Дональд Трамп НАСАны Айга менү буенча эшләрне тизләтергә һәм 2024 елга аның өстенә кешеләр төшерүне тормышка ашыруны сорады. Бу юлы без Айга очачакбыз һәм без анда калачакбыз. Без аннан алынган белемебезне зур сикереш ясау — Марска астронавтлар җибәрү өчен файдаланачакбыз”,—дип белдерде вице-президент һәм АКШның милли космик советы җитәкчесе Майк Пенс. Ул белгечләргә бернинди тоткарлыксызлыклар тырышып эшләргә кушкан. Алары булдыра алмаса, яңаларын табарга кушкан. 

  “Без хәзер 60 нчы аллардагы сыман космик узышта катнашабыз. Былтыр декабрьдә Кытай Айның икенче ягына үзенең тикшеренү аппаратын урнаштырган беренче ил булды. Бу исә аларның Айны тикшерүдә алдынгы урыннарда буылырга тырышуы турында сөйли”,—дигән Пенс.

         Чынлап та, быел ел башында Кытай Айның икенче ягына космик зонд урнаштырган беренче ил булды. Моңа кадәр бу эшне башкаруга АКШ та, Русия дә омтылмаган. Кытайның Айның икенче ягына үзенең аппаратын җибәрүе КХРның космик программасы үсеше символына әверелгән. Бүген Кытай өченче урында торган космик держава.

         Үз вакытында космоска беренче булып космонавт очырган безнең ил  дә Җирнең юлдашын үзләштерергә тели. Хәлбуки, Русиянең әлегә очарга яраклы ракетасы һәм аны ясарга акчасы булмаса да. Аның каравы галимнәребез хәтта луномобиль уйлап тапкан.

         Кеше күптән инде Айны колонизацияләргә җыена. Бүген АКШ һәм Кытай бу эшкә җиң сызганып тотынып маташа да инде. Тик кешелек дөньясы аның файдасын күрерме соң?

   Фото ачык чыганаклардан алынды.