Иранда койма яңгырлар ташкыннарга китергән. Дистәләрчә мең кеше каза күргән. Бер Шираз шәһәрендә генә 11 кеше һәлак булган. Табигать китергән бәла-казалар илнең 31 провинциясенең 25-ен биләп алган. Урындагы властьлар мондый ташкынның булганы юк иде, дип белдерә. 

Ярларыннан чыккан шашкын елгалар үз юлында очраган кешеләр һәм машиналарны агызып алып киткән, меңнәрчә йортны җимергән. Мазандеран районында — 6 мең, Гөлстанда 10 мең йортка зыян килгән.  Ак кала шәһәре 65 %ка су астында калган.

Фото ачык чыганактан алынды.