Африка континентына көчле тайфун ябырылган. Мозамбик, Зимбабве, Малавига «Идай» дигән тропик циклоны коточкыч афәт китергән. Сәгатенә 117 километр тизлегендә искән көчле давыл һәм яңгыр 2,6 млн кешегә зыян салган. Галимнәр бу Көньяк ярымшарда иң зур катастрофа булмагае дип хафалануларын белдерә. Чөнки

тайфун һаман тынмаган әле. “Дөньялык катастрофаның никадәр коточкыч булуын аңлап җиткерми. Афәт якын көннәрдә тулысынча үзенең гайрәтен күрсәтәчәк әле”,—дип белдерә Кызыл хач һәм Кызыл ярымай җәмгыяте вәкиле Мэтью Кокрейн.

         Мозамбикта циклон меңнән артык кешенең гомерен өзгән. Океаннан шактый ерак урнашкан Зимбабведа йөздән артык кеше һәлак булган, 217 кеше хәбәрсез югалган.  Бу илләрдә яшәүчеләр үз гомерләрендә бер тапкыр да табигатьнең болай котыруын күргәннәре булмаган. Циклон Малавиянең 920 мең халкына зыян салган. Анда су ташкыны 122 кешене алып киткән. Мозамбикта зурлыгы буенча икенче урында торган Бейра шәһәрен циклон 90 процентка җимергән.

         Табигать үзенең холкын Кушма Штатларда да күрсәткән. Койма яңгырлар илнең берничә штатына хисапсыз күп бәла-казалар салган. Илнең Небраско штатында тарихта иң җимергече дип аталган койма яңгырлар 1,4 млрд долларлык каза китергән.  Штат территориясенең дүрттән өч өлешенә зыян килгән: 2 меңнән артык йорт һәм йөзләрчә предприятиеләр җимерелгән, меңнәрчә баш йорт малы югалган, күперләр һәм юллар җимерелгән. Кызганычка каршы синоптиклар алдагы көннәргә юанычлы хәбәрләр җиткермәгән: явым-төшем яңа көч җыеп дәвам итәчәк, шул сәбәпле хәлләр бөтенләй коточкыч булмагае.

АКШның Айова, Көньяк Дакота, Висконсина, Небраскода гадәттән тыш хәл игълан ителгән.  

Р.Әхиярова.

Фото: globallookpress.com