Март аенда Голливуд йолдызы Джед Аллан мәрхүм булган. Безнең ил тамашачысына нәкъ шул “Санта Барбара” сериалындагы Си Си Кэпвел роле аша яхшы таныш ул. Таныш кына түгел,  күпләр өчен туганыдай якын. Ни өчен? Бәлки дистә елга якын аның гаиләсендәге хәл-вакыйгалардан хәбәрдар булып, кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәгәнгәдер. Ә бәлки Голливуд йолдызының тамырлары “бу тирәдән” булгангадыр. Минск егете Барановский Одесса кызына гашыйк булып, гаилә корган вакыт Беренче Бөтендөнья сугышы чорына туры килгән. Яшьләр сугыштан качып, Америкага киткән һәм анда авыр әйтелешле Барановский фамилиясен Браунга алыштырганнар. Джед Алланның да паспортта фамилиясе Браун. Ә “Аллан” нибары артист сайлаган тәхәллүс икән. Әйткәндәй, Джедның хатыны Тоби да иммигрантлар гаиләсеннән. Аның тамырлары Прибалтикага бәйле. Голливуд йолдызларына хәләл җефетләрен перчатка урынына алыштыру хас сыйфат. Әмма бу яктан Джед Алланны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Хатыны белән 43 ел бергә яшәгәннән соң, 2001 елда соңгы юлга озата ул. Шуннан соң да башкалар ягына карамый...  

“Санта Барбара” турында сүз чыккач, башка геройларның язмышы да кызыксындырадыр.

Джудит Макконнеллга (София Кэпвелл) 73 яшь. “Санта Барбара”да карьерасындагы иң зур ролен башкара ул. Кияүгә чыкмый. Бердәнбер кызы 1990 елда суррогат анадан туа.

Робин Райт (Келли) 52 яшьтә. Күренекле Шон Пенда кияүдә була. Аның ярдәме белән сераиллардан зур кинога күчә.

Марси Уокер (Иден) 57 яшьтә. “Санта Барбара”да уйнаганда оператордан йөккә узып, малай таба. Биш тапкыр кияүдә була. Әлеге вакытта... христиан пасторы.

Тодди Макки (Тед) 55 яшьтә. Беркайчан да өйләнмәгән.

Нэнси Ли Гран (Джулия) 60 яшьтә. Телевидениедә уңышлы карьера ясый.

Робин Маттсон (Джина), 58 яшьтә, әле булса сериалларда уйный. 40 ел буе үз амплуасына тугры калып, тискәре рольләрне генә башкара.

Эй Мартинеска (Круз Кастильо)  70 яшь. Әле дә киноларда уйный. “Санта Барбара”га карьерасын һәм тормышын уңай якка үзгәртеп җибәргәне өчен рәхмәтле. Партнеры Иденны уйнаган Марсига чып-чынлап гашыйк булган ул. Әмма хатынына хыянәт итәргә базмаган. 

Лейн Дэвис (Мейсон) киноларда уйнаштырса да, төп эше театрда. Шекспирны популярлаштыру белән шөгыльләнә.

 Э.Ибраһимова "Санта-Барбара"ны искә алды. 

Фото ачык чыганактан алынды.