Япониядә Кейко Оцухата исемле ханым бик нык күгәрченнәрне ярата икән. Алар арасына кереп кушылыр өчен хәтта аякларына күгәрчен ясап кигән. Алай гына түгел, аның фетрдан ясалган башмаклары күгәрченнәр арасында лидер булуын теләгән. Әмма кошлар аның теләген аңламаган булса кирәк, үз араларына “кабул итмәгәннәр”. Җитмәсә, әлеге аяк киеме шактый уңайсыз булып чыккан... Әмма Кейко күңелен төшермәгән. Мондый аяк киеме тегү өчен инструкция ясап, интернетка салган. Әйткәндәй, бер пар күгәрчен-түфли якынча 50 мең тора.

Хәер, тузга язмаган “аяк киемнәре” уйлап утыручылар белән дөнья тулган шикелле...

Э.Ибраһимова. 

Фото ачык чыганактан алынды.