Эфиопиядә бүген матәм көне. Якшәмбе әлеге ил территориясендә авиаһәлакәт булып, 156 кешенең (кайсыбер мәгълүматлар буенча 157) – 148 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында 3 кеше Русиядән булган.

“Ethiopian Airlines” авиакомпаниясенең Boeing 737 очкычы Аддис-Абеба халыкара аэропортыннан Найробига кузгалып киткәч, 6 минут соң һәлакәткә очрый. Кызганычка каршы, бер кеше дә исән калмый...

Әле фаҗига сәбәпләре ачыклана.

Фото: Ачык чыганактан.