АКШ сенаторлары Әфганстанда сугыш тәмамлануы һәм илдән Америка солдатларын чыгару турында закон проектын тәкъдим иткәннәр. Документ шулай ук сугышта җиңүне рәсми игълан итүне дә күзаллый.

Вашингтон Әфганстандагы сугышка 2 триллион доллар акчасын сарыф иткән. Сугышта АКШның 2300 солдатының гомере өзелгән.

Документ Америка хәрбиләренә ел дәвамында “террор белән глобаль сугышта” катнашучыларга 2,5 мең доллар түләүне күзаллый. Закон проекты Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен ел эчендә чыгарырга тәкъдим итә.

               

  Р.Әхиярова. 


Фото ачык чыганактан алынды.