Интенсив терапия шәфкать туташы 54 яшьлек Вилма Вонг вакытыннан алда туган сабыйларны 30 елга якын карый. Ләкин ярдәм күрсәткән бәбиләренең берсен ул беркайчан да онытмый. Язмыш  еллар үткәч аларны очраштыра. Брендон Семинатор 28 ел элек дөньяга җитлекмичә 1 килограмм авырлык белән туа. Табиблар һәм Вилма тырышлыгы белән ул Калифорниянең Пало-Альто шәһәрендәге Lucile Packard Children’s Hospital клиникасында ныгынып чыга. Вилма башкача Брендонны күрермен дип күз алдына да китерми.

Үткән айда ул үзе эшләгән клиникада яшь ординаторны күреп кала һәм аның кем икәнлеге белән кызыксына. Исемен ишеткәч, шәфкать туташына ул таныш тоела. Алар Брендонның 28 ел элек дөньяга килгән бәби икәнлеген ачыклый. Егет әти-әниләренә көтелмәгән яҗалыкны хәбәр иткәч, Брендонның әтисе шәфкать туташы кулына кечкенә малайны тотып төшкән фотосын эзләп таба. Брендонның  табиб булып эшләр өчен нәкъ үзе дөньяга килгән клиниканы сайлавы шәфкать туташы Вилманы бик сөендерә.

Фото ачык чыганактан алынды.