Бөекбританиядә бер ханымны кызын еллар буе хастаханәләргә йөртеп, булмаган чирдән дәваланырга мәҗбүр иткәне өчен 8 айга төрмәгә озатканнар. 

Бу хәл Блэкпул шәһәрендә булган. Хатын 2012-2016 елларда баласын эпилепсия белән чирли дип табибтан-табибка йөрткән. Әмма берничә ел күзәтүләрдән соң табиблар кызның өянәкләренә бары тик әнисе генә “шаһит” булуына сәерсенеп карый башлаган. Алар кыз укый торган мәктәп белән бәйләнешкә кергәннәр һәм анда беркайчан да кызның эпилепсия өянәкләре белән җәфаланмавы турында әйткәннәр. Опека бүлеге баланы әнисеннән тартып алырга мәҗбүр булган, табиблар элек билгеләгән дәвалануны туктатканнар. “Дәвалануны” туктатканнан соң кыз яхшы якка үзгәрде, дип хәбәр иткән бу хәлгә тәмам аптыраган әтисе. 

Хатын үзенең гаебен таныган. Ул тирә-яктагыларның игътибарын җәлеп итәр, үзләрен кызгандыру максатында бу адымга барганлыгын әйткән.  

Фото ачык чыганактан алынды.