Салкын тидереп яки грипп белән чирләүнең җәмәгатьчелек транспортында еш йөрү белән бәйле булуы хакында сүзләр гел йөри килде, тик әлегә кадәр моның гыйльми яктан дәлилләнгәне булмаган икән.

   Ниһаять, Бристоль университеты галимнәре Лондон метросында киңкырлы тикшерүләр үткәреп, әлеге бәйләнешнең чын булуын раслаганнар. “Көн саен диярлек метрода йөрүче кешеләрдә һава-тамчы инфекцияләре чагыштырмача югары дәрәҗәдә”, - ди алар.

   Тикшерүчеләр үзләре үткәргән сынауларның  киләчәктә дәүләт сәясәтенең эпидемияләрне булдырмау өлкәсенә ярдәме тияр дип ышана.

 

Фото: Ачык чыганактан.