Дөньядагы иң зур джинсы чалбарын теккәне өчен Чилиның “Париж” универмагы челтәре Гиннессларның рекордлар китабына эләккән. 50 кешедән торган команда 22 катлы йорт зурлыгындагы ыштанны ярты ел теккән. Нәтиҗәдә аның озынлыгы — 65,5 метр, киңлеге 42,6 метр тәшкил иткән.

            Хәбәр ителүенчә, әлеге дәү джинсы атна ахырына кадәр сәүдә үзәгендә күргәзмәдә торачак. Аннан соң аңардан күп тапкырлар файдаланылучы 10 мең сумка тегәчәкләр. Алар пластик пакетлар файдалануга каршы акция кысаларында “Париж” кибет челтәрләрендә сатылачак.

 Быел гыйнварда Бангладешта тегүчеләр забастовкасы сәбәпле, джинсы кием “Зара”, “Манго”, “Н&М” кибетләрендә башка сатылмаячак дигән хәбәрләр булган иде. Бунт Русиягә һәм дөньяның башка илләренә джинсы кием озатуны өзүгә китерүе ихтимал, чөнки иң эре ретейлерлар коллекцияләрен шушы тукымадан әзерлиләр.

                                                                       Р.Әхиярова.

Фото ачык чыганактан алынды.