Украинаның бүгенге президенты Петр Порошенконың халык тарафыннан якланган рейтингы 5 — 6 % тәшкил итә, шуңа да булачак сайлауларда аның гадел җиңеп чыгуы икеле. Шулай дип саный Украинаның элеккеге премьер-министры Николай Азаров. Ул халык арасында үткәрелгән сораштыруларның күбесе Украина лидеры тарафыннан түләнгән, ә сайлаулар нәтиҗәләре бозып күрсәтелә дигән фикердә.

Азаров билгеләвенчә, власть өчен төп көрәш бүген кул астында хакимият ресурслары һәм структуралары, шулай ук 30 мең сайлау участоклары булган Порошенко, “Батьковщина” лидеры Юлия Тимошенко һәм шоулар остасы Владимир Зеленский арасында барачак. Украинада президент сайлаулары 31 мартта үтәчәк.

Украина президентылыгына кандидатлар арасында Порошенко 4урында тора — сораштыруда катнашучыларның нибары  9,4 %  аның сәясәтен хуплый.

Фото ачык чыганактан алынды.