Төньяк Кореянең ярты халкы (40%)  ачлыктан интегә. Бу турыда БМОның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы белдерә. Мәгълүматларына ярашлы, Төньяк Кореянең һәр дүртенче гражданины азык җитешмәү аркасында кризис кичерә. Моннан тыш, 19 миллионга якын төньяккореяле азык-төлек бүлү дәүләт системасына бәйле. Илдә 1дән 1,5 яшькә кадәрле 30 процент балалар даими тамак туймаудан изалана дип атала.

Бу хәлгә бер-бер артлы килгән корылык, су басулар һ.б. стихияле бәлаләр тәэсир итән. БМО КХДРның 513 мең гражданына ярдәм итү өчен донор илләрне  10 миллион доллар акча бүләргә чакырган. 

Фото ачык чыганаклардан алынды.