Кайсыбер сабыйлар бишектән үк матурлык бәйгеләрендә катнаша башлый дисәк тә хата булмас. Ирен Вуд – шуларның берсе. Кыз 6 яшенә кадәр 300 матурлык бәйгесендә катнашырга өлгергән, бик күп рекламаларда төшкән.

Аның балачагы булмаган дияргә мөмкин. Ә иркәләү сүзләре урынына ул әнисеннән гел кимсетү ишеткән. Шул рәвешле ана кеше кызын көчле характерлы ясарга тырышкан дип яза ФБ.ру сайты. Ул, бернигә карамастан, сабыен йолдыз ясарга һәм яхшы табыш алырга омтылган. Кызының тышкы матурлыгы анага мәкерле ниятен тормышка ашыруга юл ачкан. Сабый курчак белән уйнар урынга, биек үкчәләрдә йөрергә, елмаерга өйрәнгән. Аны бәләкәй чактан солярийга йөрткәннәр, макияж салганнар.

Әмма кызның чыгышлар вакытында кирәгеннән артык актив һәм күңелле булуы кайсыбер кешеләрдә шик уяткан. Бак дисәң, анасы сабыена көч бирә торган эчемлекләр эчергән. Тора-бара Иренның башы авырта башлаган. Өстәвенә, ана, кызы авыртуларга чыдам булырга өйрәнсен дип, аны махсус кыйнаган дигән фактлар да бар. Ахыр чиктә Ирен мондый тормышка түз алмый һәм матурлык бәйгеләрендә катнашудан кискен баш тарта.

Бу хәлләрдән соң 6 ел үтте. Бүген кызга 12 яшь. Ләкин ул үз яшеннән күпкә олырак күренә.

Әле ул модель бизнесында эшли, бию мәктәбенә йөри, актерлык осталыгы серләренә төшенә.

Ә сез балалар өчен үткәрелгән матурлык бәйгеләренә нинди карашта?

Язгөл САФИНА.

Фото: ФБ.ру сайтыннан.