Сэмюел Литтл 90 хатын-кызны теге дөньяга озаткан. Алар арасында берәдәкләр, фахишәләр, наркоманиядән интегүчеләр булган. Күп җинаять эшләре ачыкланмыйча калган. ФБР Литтлның корбаннарын танучылар булыр дигән өметтә үтерүче төшергән сурәтләрне бастырып чыгара.

Гомерлеккә төрмәгә утыртылган Сэмюел Литтл  30 еллап вакыт эчендә  90 хатын-кыз үтерүе хакында әйтә. Рәшәткә артында  аны 3 кеше үтергәне өчен утырталар.

ФБР маньякның сурәтләре дистәләгән тикшерелмәгән эшләргә нокта куяр дигән өметтә. Барлык корбаннарын ачыклаган хәлдә Литтл АКШ тарихында иң кансыз үтерүче булачак.  Әлегә тикшерүчеләр 90 үтерүнең 34ен дәлилләгән.

Күпчелек җинаятьләрен Литтл 1970-2005 елларда кылган.

Литтл – элекке боксер, тәүдә бер сугуда үзенең корбаннарының һушын алган, аннары буып үтергән. “Хатыннарның гәүдәләрендә бер яра эзе дә булмый, шуңа ул җинаятьләр бәхетсез очрак, наркотиклар передозировкасы яисә табигый үлем буларак каралган”, - диелә ФБР документларында.

Чыганак: Esquire