Британия галимнәре дөньяда иң күп ачыш ясаучылар рәтендә. АКШтан кала, алар бер ел эчендә фәнни ачышлар ясау һәм тикшеренүләр буенча икенче урында тора. Әлеге тикшеренүләргә бүленгән акча күләмен һәм аларны үткәрүдә катнашкан белгечләр санын чагыштырсаң, америкалыларга караганда да нәтиҗәлерәк эшлиләр булып чыга әле.

Әмма алар ясаган ачышларга күз салсаң... эшсезлектән интегеп утыралар кебек тоела.

-Британия галимнәре юл йөрү кагыйдәләрен ешрак “зәңгәр”ләр боза дигән ачыш ясаган. 2001 елдан башлап 2006 елга кадәр үткәрлегән тикшерү нәтиҗәләре басылып чыгуга инглиз һәм шотлан водительләре арасында зур гауга купкан. Әмма галимнәр үз сүзләренең дөреслеген һәркемгә исбатларга әзерлеген белдергән.

- Ир-ат исерсә дә, хатын-кызның яшен билгели ала дигән ачыш та – аларныкы. Гүзәл затларның барыбер яшьрәк күренмәвен исбатлаганнар.
- 300 мең фунт стерлинг кулланып, Британия галимнәре үрдәкнең суга мөнәсәбәтен тикшергән һәм бу кошларның суда йөзүдән бигрәк яңгыр астында йөрергә яки “душ” керергә яратуын ачыклаган.

- 2007 елда Британиянең фәнгә хезмәт итүче иң зур көче ябышмый торган сагыз уйлап чыгаруга “ташланган”. Моңа шул ук галимнәрнең Лондонның коммуналь хезмәтләре шәһәр урамнарын сагыздан чистартуга ел саен 100 мең чамасы фунт стерлинг сарыф итүен исәпләп чыгаруы этәргеч булган. Тик әлегәчә бу сагыз уйлап табылмаган.

- Британия галимнәре хатын-кызларның генетик сәбәпләр аркасында ирләргә караганда 23 тапкыр ешрак кашынуын ачыклаган. Дөрес, белгечләр тәҗрибәләрен тычканнарда гына үткәргәннәр, әмма адәм балаларында да хәлләр шулай ук тора дип ышандыралар.

- Филләрнең дөньядагы бердәнбер “тулы приводлы” хайван икәнен дә британлылар исбатлаган. Башка дүрт аяклы хайваннардан аермалы буларак филләр тизлекне арттырыр һәм акрынлап туктар өчен дүрт аягын да куллана икән (башка хайваннар исә тизлек арттырганда – арткы, туктаганда алгы аякларын куллана.)

- Җир шары халкының гомум авырлыгын да алар исәпләп чыгарган – 287 млн. тонна. Бар дөньяда кешенең уртача авырлыгы – 62 кг, АКШта бу сан өчтән бергә артыграк. Әгәр бөтен дөньяда кешенең уртача авырлыгы америкалыларныкы кебек булса, Җир шарында халык саны бер миллиардка арткан кебек булыр иде.

- Ә “иң мөһим” тикшерү нәтиҗәсендә Британиянең яшь галимнәре Бэтмонның (уйлап чыгарылган “супергерой” – кино персонажы) тизлеген исәпләп чыгарган. 150 катлы бинадан сикергәндә аның тизлеге сәгатенә 109 километр тәшкил итәргә тиеш. Әмма бу очракта ул сәгатенә 80 километр тизлектә Җиргә төшеп чәпәлә. Шуңа күрә аңа өстенә кигән кара плащын киңрәккә алыштырырга кирәк, ди алар.

Эльмира Ибраһимова әзерләде.

Фото: Ачык чыганак.