Кувейт тарихында иң кыска никах булып, 3 минутка сузылган никах теркәлер, мөгаен.

Хәлләр болайрак булган: язылышып, имзалар куешканнан соң, кәләш ялгыш абынып киткән. Кияү исә, кызны шаярып: "Ахмак!" - дип атаган. Моны ишеткән кыз, үпкәләп елаган һәм кичекмәстән аларны аеруларын таләп иткән.

Шәһри Казан.

Фото ачык чыганактан алынды.