Һиндстаннан Лалит Патидар исемле егет сирәк очрый торган чир белән авырый. Бу хакта The Daily Mail яза.

Лалит гипертрихоз диагнозы белән туа. Бу авыруда йон һәм чәч зур күләмдә һәм  гадәти булмаган урыннарда үсә.  Лалитның исә битен йон баскан.

13 яшьлек малай мәктәптә бик популяр икән. Шулай да кайчак урамда аңа таныш булмаган кешеләр таш ата һәм “җен” дип ирештерә. Ләкин шуңа карамастан, Лалит үзенең тышкы кыяфәтенә өйрәнгән һәм үзен иркен тота.

Киләчәктә Лалит полицейский булырга хыяллана. Шул рәвешле бөтен каракларны һәм җинаятьчеләрне төрмәгә утыртырга тели ул.

Lenta.ru