Гавайяда йөз яше тулмаган кешеләргә тәмәке сатуны тыярга уйлылар. 
Закон проекты Америка штатының законнар кабул итү җыелышына тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә CNN телеканалы. 
Документка ярашлы, тәмәке сатып алуга хокук биргән яшь категориясе акрынлап үстереләчәк. 
Киләсе елда 30 яше тулганнарга сатылса, бер елдан соң 40 яше тулганнар гына тәмәке сатып ала алачак. Шулай итеп, 2024 елга тәмәке бер гасыр яшәгән кешеләргә генә сатылачак. 
Алсу Хәбирова. 

Фото: Интернет.