4 февраль – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне.

Кешелеккә зур куркыныч белән янаучы әлеге авыру бөтен дөнья буйлап киң таралыш ала бара. Аннан тулысынча савыгу очраклары да аз түгел, иң мөһиме - вакытны кулдан ычкындырмау.

   "Яман шеш" диагнозы күпләрне куркуга сала, әмма барыбер дә кеше дигән зат сәламәт тормыш рәвешен алып барырга ашыкмый әлегә. Мәсәлән, яман шеш авыруы килеп чыгу сәбәпләренең берсе - тәмәке тарту. Бу яман гадәт башка күп төрле күңелсезлекләрдән тыш, үпкә, авыз куышлыгы, ирен, бугаз, үңәч, ашказаны, ашказаны асты бизе, бавыр, бөер, бәвел куыгы, аналык яман шеше килеп чыгуына сәбәп булырга мөмкин.

   Халыкта, эчкечеләр яман шеш белән авырмыйлар, дигән фикер яшәп килә. Ләкин фән тарафыннан спиртлы эчемлекләрнең кешенең иммунитетын какшатуы һәм яман шеш күзәнәкләренең үсешенә китерүе исбатланган. Уйлап кына карагыз, нибары бер генә начар гадәттән арынсаң да, күпме авыруны булдырмый калырга була. Яман шеш авыруын булдырмау максатыннан барлык кешеләргә дә ел саен гомуми практика табибларына күренергә, флюорография үтәргә, ә хатын-кызларга 18 яшьтән махсус тикшерү кабинетында мәҗбүри күзәтү узарга кирәк. Авыруны иртә ачыклау - теләсә нинди сырхаулар, аеруча онкология авырулары белән көрәштә уңышның нигезе булып санала.

   Соңгы елларда медицина бу өлкәдә бик нык алга китте. Киләчәктә "рак" диагнозы куелган һәрбер авыруның дәваланачагына өмет бар.

  Г. Арсланова.