Президент сайлауларына төгәл ике ай кала үткәрелгән сораштырулар буенча, шоумен, актёр Владимир Зеленский “Батькивщина” лидеры Юлия Тимошенкога караганда  күбрәк тавышлар җыйган. Социологларга ышансаң, аның өчен Украинаның 19% халкы тавыш бирергә әзер.

Сайлауларда мотлак катнашачак һәм кем өчен тавыш бирәчәкләрен хәл иткәннәр арасыннан Зеленский кандидатурасын 19% респондент хуплый. Тимошенко исә бераз калыша, аның өчен 18,2% украиннар тавыш бирәчәкбез, ди. Ә менә Порошенко өчен Незалежнаяның сораштыруда катнашкан 15,1% гына тавыш бирергә планлаштыра.

Фото ачык чыганактан алынды.