Финляндиядә пенсиягә чыгуның бер-берсен тулыландыручы ике системасы эшли:

  1. Хезмәт системасы – стажга һәм хезмәт хакына бәйле. Җитәкче һәм хезмәткәр түләгән взнослардан формалаша.
  2. Халык системасы һәм гарантияле система – монысын социаль яклауның дәүләт хезмәте түли.

Финляндиядә пенсиягә чыгу яшен арттыру процессы бара: быелдан башлап ул ел саен 3 айга артачак (барлык кешеләр өчен 63 яшьтән 65кә кадәр).

Әгәр кеше пенсия яшенә җитеп тә эшләвен дәвам итсә, аның 68 яшькә кадәр өстәмә эшләгән һәр хезмәт ае пенсиясен 0,4 процентка арттырачак.

Илдә уртача уртача пенсия күләме – 1800 евро.               

Сингапурда барлык эшләүче гражданнар һәм аларның җитәкчеләре үзәк дәүләт страховкалау фондына взнослар түлиләр. Әйткәндәй, бу фонд 1955 елдан алып эшли. Взнослар өч исәпкә бүленеп салына:

  1. гади исәп – аннан торак сатып алганда, укыганда һәм башка мөһим моҗтаҗлыклар килеп чыкканда акчаны алырга була;
  2. махсус исәп – пенсия инвестицияләре;
  3. медицина исәбе – медстраховкалау программасы.

Сингапурлыга 55 яшь тулгач, аның барлык җыелган акчалары бер исәпкә берләштерелә – пенсия исәбенә. Арытабан ул акчалар белән нишләргә – һәр кеше үзе хәл итә.

Биредә пенсиягә 55-62 яшьтә чыгалар. Уртача пенсия күләме – 700-2000 доллар. Безнең акча белән санасак, төшләргә дә кермәгән пенсия күләме килеп чыга – 46 200 һәм 132 000 сум.

Италия президенты Серджио Маттарелла илдә пенсия реформасы үткәрү турындагы законга кул куйган. Хәзер Италиянең пенсия системасында “квота 100” дигән төшенчә барлыкка киләчәк. Ягъни, пенсиягә чыгу срогы түбәндәге формула буенча исәпләнәчәк: кешенең яше + аның хезмәт стажы. Шушы ике санны кушкач 100 килеп чыгарга тиеш. Әгәр кеше 62 яшьтән пенсиягә чыгарга уйласа, аның хезмәт стажы 38 ел булырга тиеш. Моңа кадәрге кагыйдәләр буенча күпчелек халык пенсиягә 67 яшьтә чыга алган.  Димәк, яңалык пенсия яшен киметүгә мөмкинлек бирә.

Закон буенча Италиядә аз керемле гражданнарга аена 780 евро акчалата ярдәм бирү каралган. Бу – өстәмә социаль ярдәм. Илдә уртача пенсия күләме – 1300 евро. Пенсиядәге италиялеләрнең70 проценты аена 1000 евро тирәсе пенсия ала.

      Руфина Хәсәнова.