Тирә-ягыбызда “тынычлык кошлары” - күгәрченнәрнең саны гел артып тора кебек. Урамда без  аларның зурларын гына күрәбез, ә менә балалары бер дә күренгәне юк...

   Күгәрченнәрнең дә балалары бар, әлбәттә. Аларны бер дә күрмәвебезгә сәбәп шул – нәниләр 4-6 атна дәвамында бер дә ояларыннан чыкмыйлар икән. Ата һәм ана күгәрчен бергәләп тукландыра, әгәр аларның берсе үлә калса, икенчесе кошчыкларны үстерер өчен бар көчен сала.

   Очарга өйрәнгән күгәрчен балалары мөстәкыйль рәвештә яши башлый. Яшь күгәрченнәр ояларыннан ерак булмаган кошлар төркеменә кушыла. Аларның даими яшәү территориясе бар. Әгәр берәр күгәрченне еракка алып китсәң, ул ничек тә үзенең яшәгән урынына кайтырга тырыша.

   Безнең күгәрчен балаларын кечкенә чакта күрмәвебез яхшырактыр да, бәлки. Чөнки алсу төстәге, үтә күренмәле сирәк мамык белән капланган кошчыкларны ялангач дияргә дә була. Яшь күгәрченне өлкәннәреннән аерырга була: аның башы артында чыгып торучы мамык йоны бар.

  Гөлара Арсланова.