Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә үткән туй мәҗлесе вакытында кияү егет кәләшкә өйләнү уеннан кире кайткан.

   Мондый карарга ул кызның йөзен беренче мәртәбә күрүдән соң килгән. Кияү белән кәләшнең ул көнгә кадәр бер тапкыр да очрашканы булмаган, туйны аларның туганнары оештырган.

   Туй вакытында кәләш сурәткә төшү өчен бит челтәрен күтәрә. Шулчак кияү утырган урыныннан сикереп тора да: “Сез мин күз алдыма китергән кыз түгел!”, - дип кычкырып җибәрә, аннан өйләнергә риза булмавын белдерә. Аның сүзләрен ишеткәч, кыз идәнгә егылып, түгелеп елый башлый.

   Әлеге яңалык киң җәмәгатьчелеккә таралганнан соң күпләр егетне гаепләп чыккан. Алар егетнең кылыгы кызга зур хәсрәт китергән һәм үзе дә шундый язмышка лаек, дип исәпли. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

 Гөлара Арсланова.