Югары Радада властьлар Украинаны халыкара валюта фондына тулысынча сатты һәм илдә тарифларның кискен үсүе көтелә диләр. Үзенең социаль челтәрләрендә депутат  Вадим Рабинович гыйнварда  торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә бөтенләй икенче саннар булачак дип язды.

Мәсәлән, җылылык чирек өлешкә артырга мөмкин. Халык сайлаучысы фикеренчә, бу бөтен пенсионерларны бөлдерәчәк. Халык инде түземлекнең чигенә җиткән, ди ул.

Украинада бу кыш аеруча салкын килгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, кыш башланганнан алып туңу һәм өшү билгеләре белән меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. 64 кеше үлгән. 

Фото Интернеттан алынды.