Кытайда имеш яралгыларын үзгәртеп, дөньяда беренче тапкыр ГМО- балалар  уйлап табуга ирешкән галим тирәсендә гауга чыккан. Бу хакта Хэ Цзянькуй узган ел ахырында үзе хәбәр итә.

The Telegraph хәбәр итүенчә, хәзер галимгә үлем җәзасы яный. Тикшерүчене Шэньчжэнь шәһәрендә сак астында тоталар. Әйткәндәй, Хэ Цзянькуй – физик, димәк, аңа ярдәм итүчеләр дә булырга тиеш.

Гаепләүләр “Коррупция” маддәсе буенча  үтәргә мөмкин, дип хәбәр итә "Россия 24". Кытайлар галимнең тикшеренүләренә каян акчалар табуы һәм эшләнмәләрен сату-сатмавы хакында кызыксына.

Әлбәттә, КХР сәламәтлек саклау системасында Хэ Цзянькуйның экспериментлары хакында белмәгәннәр. Бөек галим фикеренчә, аның максаты – балаларда ВИЧка  иммунитет булдыру. Имеш, шундый игезәк кызлар дөньяга килгән инде һәм яралгысы үзгәртелгән  тагы бер йөкле ханым бар.

Вести.Ru

Фото Интернеттан алынды.