Америкалы, дөньяда билгеле эшкуар, миллиардер Илон Маск үзенең хыялын тормышка ашырды.

Ул Лос-Анджелеста җир астында төзелгән беренче транспорт туннелен ачкан. Аның озынлыгы - ике чакрым. 6-12 чакрым тирәнлектә. Юл аэропортка илтә.

 Tesla һәм SpaceX модельләренә нигез салучы эшкуар бу тоннельдән йөриячәк машиналарның махсус тәгәрмәчләр белән хәрәкәт итәчәген күрсәтеп, аңлатып биргән. Алар самолет шассие кебек: җыела да, куела да.

Tesla Model X автомобиле руле артында утырган The Boring Company компаниясе вәкиле туннель буенча сәгатенә 85 чакрым тизлек белән якынча ике минутта үткән. Юл әле югары тизлек өчен эшләнеп бетмәгән. Киләчәктә аннан машиналар сәгатенә 240 чакрым үтә алачак дип аклана Маск.

Машиналар җир астына махсус лифт белән төшә. Туннель буенча югары тизлектә җилдереп үткәч, кабат лифт белән җир өстенә күтәрелә.