Тайваньдә 57 ел буена тату гына яшәп килүче ирле-хатынлы гаилә теркәлгән. Бу вакыт эчендә Ли Шин-Фа һәм Ли-ЯН-ЯНГ 10 бала тудыралар һәм... бер-берсенә бер генә дә сүз әйтмиләр. Юкса, алар бит сөйләшә дә беләләр, яхшы ишетәләр дә.

   Ярты гасырдан артык сөйләшмичә яшәүләрен алар үзләре оялчанлык белән аңлаталар. Кызык, ләкин шушы үтә дә тыйнак әти-әнинең ун баласы да кешеләр белән гадәттәгечә бик табигый сөйләшәләр, аралашалар. Үзләре әйтүенчә, алар өйдәге гармониягә шатланып туя алмыйлар.

   Бер нәрсә генә сер булып кала: бу кадәр дә оялчан кешеләр ничек бер-берсе белән танышканнар да, ничек кавыша алганнар икән?

 

АКШта Мэн штатының Уэстбрук шәһәре халкы гадәти булмаган күренеш күзәткән. Пресумпскот  елгасында  диаметры 90 метрдан артык булган айсыман түп-түгәрәк формадагы боз кисәге хасил булган. Бу зур диск сәгать теленә каршы бертуктаусыз әйләнеп тора. Берничә көн эчендә бозлы “Ай”ның фотосурәте социаль челтәрләрне камап ала. Бу күренештә ниндидер мистика бар кебек тоелса да, әллә ни аптырарлык нәрсә юк. Белгечләр сүзе буенча, мондый түгәрәк боз кисәкләре еш очрамый. Алар  зур булмаган чоңгыллар урынында барлыкка килә. Төп агым белән чагыштырганда чоңгыллар  эчендә су акрынрак ага, шул сәбәпле тиз туңа да.  Әйләнгәндә боз кисәге кырыйлары су белән ташларда чарлана да, идеаль формадагы түгәрәк килеп чыга. Җирле чиновниклар сүзләре буенча, Уэстбруктагы диаметры 90 метрлык “Ай”  дөньядагы иң зур табигый боз дискы булырга мөмкин.

Фото: https://liganews.net.

Германия — ватанын калдырып чит илдә эшләргә теләгән квалификацияле чит ил белгечләре өчен иң кулай ил. Яхшы эш эзләүчеләрне иң яхшы хезмәт баскычлары нәкъ биредә көтә, дигән нәтиҗә ясаган Бөек Британиянең иң эре HSBC банкы.

         Икенче урын Бахрейнга бирелсә, өченчедә Британия тора. Чит ил кешеләрен илгә кертү буенча катгый чикләүләр кертүенә карамастан, Лондон үзенең позициясен яхшырткан.  Ил премьер-министры Тереза Мэй, югары квалификацияле эшчеләргә генә өстенлек биреп, мигрантлар санын киметергә җыена.

         Гарәп Әмирлекләре һәм Швейцария беренче бишлектә тора. Алардан соң Швеция, Сингапур һәм АКШ килә. Ун ил кергән исемлекнең ахырында — Канада һәм Гонконг. Русия исемлеккә кертелмәгән. 

Фото: Интернет. 

Намибиядәге Брандберг тавы итәгендә яшәүче халыклар үзләренең сәер гадәтләре белән бөтен дөньяда билгеле. Менә хәзер башкортстанлыларга да бу хәбәрне җиткермәкчебез.

Анда яшәүче бергдам кабиләсе дөньядагы иң пычрак кешеләр булуы белән киң билгеле.

Бергдамнар беркайчан да юынмый. Юк, су юклыктан түгел, Алар хорафатларга артык  нык ышанучы халык икән.

Бу кабилә кешеләре судан курка, ди. Алар суны бөтенләй бәла-каза башы дип кабул итә.

Еллар дәвамында юынмый йөргән кешеләрнең тиреләре кырык илле кер белән капланган, шунлыктан аларны “кара кешеләр” дип атаганнар.

Ләкин... аларны алай ук шапшаклар дип тә атап булмый икән – тешләрен нык саклыйлар, ди. Агачтан ясалган, теш щеткасына охшаш төрле җайланмалар кулланып, тире кисәкләре чәйнәп, тешләрен тазарталар, ди. Ләкин ризыкны дөрес әзерләп ашамагач, тешләре иртәме-соңмы бозыла, җирле “теш табиблары” аларны очлы таяк ярдәмендә ала икән.

Бергдамнар мәеттән дә нык куркалар. Шул сәбәпле, үлгән кабиләдәшләрен тизрәк күмү яклылар. Каберне ташлар белән бастырып күмеп куялар,  ялгыш кире чыгып, үч алмасын, дип куркалар, ди.

Коточкыч пычраклык шартларында яшәүче кабилә халкы үлеп бетеп бара икән инде. Алар арасында 40 яшькә җитүчеләр сирәк.

Кабиләнең бу язмышка дучар ителү сәбәпләре бөтен нәрсәгә дә нык битараф булуларында. Иске-москы киеп, коры чыбыктан ясалган кечкенә шалашларда яшәүче бу кешеләрне берни дә борчымый. Күпләре эш эзләп үз кыйтгалары буенча таралган.

 Озак еллар дәвамында күрше готтентот кабиләсе коллары булып яшәгән бу халык үз телләрен оныткан. Готтентотлар теленә күчеп беткәннәр. Акрынлап җир йөзеннән дә югалып баралар.

Әйе, үз телен саклый алмаганнар халык булып сакланып кала алмый. Бүген бу язмышны бер бергдам кабиләсе генә кичерми. Аларның аянычлы язмышы туган теленә, мәдәниятенә, тарихына һ.б. кыйммәтләренә битараф булган башкаларны да уйландырырга тиеш, минемчә... Шул ук татарны да, башкортны да, башкасын да...

Алсу Төхвәтуллина.

Фото: Интернет. 

“Айда шытым биргән үсентеләр үлгән!”

Бу хакта Кытай галимнәре хәбәр итә. Белгечләр “Чанъэ-4” бортында үстерелгән үсемлекләрнең (бәрәңге, мамык, рапс) башта шытым бирүен хәбәр итсәләр, күп тә үтми аларның һәлак булуын белдерделәр.

Әйтүе генә җиңел, -170 градуслык айлы төнгә ни чыдар?

Алсу Төхвәтуллина. 

Фото: 65bit.ru