Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Сандугачым, кун учыма...

Сандугачым, бәләкәчем,
Сайрыйсың да, сайрыйсың.
Минем авыр хәлләремне,
Әллә син дә аңлыйсың?

Таң йолдызы калыкканда
Сайрарга керешәсең.
Парлы, назлы төннәремне
Исемә төшерәсең.

Исләремә төшерәсең
Бәхетле яшьлегемне.
Хәзер килеп беркем какмый,
Көтсәм дә, ишегемне.

Сандугачым, кун учыма,
Икәү бергә сайрашыйк.
Тумыштан минем күңелем
Синең моңыңа гашыйк.

Телә миңа, сандугачым,
Алда бәхетле көннәр.
Киләчәктә сагышланып,
Үтмәсен иде көннәр.

 

Офыкларга карап

Офыкларга кереп югалганчы
Озатып калдым сине ул чакта.
Һаман да мин кайтуыңны көтәм,
Көннәремне чорнап йомгакка.

Карап торсаң, офык монда гына,
Юлдан язу мөмкин түгел лә.
Сине көтеп шәфакъ аллана да,
Аннан инде кабат сүрелә.

Офыкларга карап сине көттем,
Каш өстенә куеп кулларым.
Барлый-барлый үткән
көннәремне,
Еллар сүтә хәзер йомгагым.

Ялгыз хатын
Ялгыз хатын күтәрәдер
Авыр йөк тә, авыр сүз дә.
Ул тегеләй, ул болай дип,
Чәйнәгәннәргә дә түзә.

“Синең эшең бармы, – диләр –
Елап утырмый балаң.
Эчә торган ирең дә юк,
Сукрана торган кайнаң”.

Менә шулай уйлыйлар да,
Тиңлиләр ваемсызга.
Ялгызларның күңелләрен
Рәнҗетеп урынсызга.

Җан биргәнгә – юнь бирер,
дип,
Әйтеләдер электән.
Шул юненә таяна ул,
Ялгыз хатын – күнеккән.


“Әбекәй” дисәгез дә
Артта калганнардан түгел,
Әле бик чапмасак та.
Акылсыз да түгел болай,
Бик акыл сатмасак та.

Ким-хур булып яшәмәдек,
Чибәр үк булмасак та.
Чибәрләр үзе иярде –
Без булдык алгы сафта.

Яшьлектә без җиң сызганып,
Юл башладык һәр эштә.
Ил чакыргач, киттек бердәм
“БАМ” дигән төзелешкә.

Әл(е) дә әле күңелебез
Уналты, унсигездә.
Җиң сызганырга әзер без,
“Әбекәй” дисәгез дә.


Күк капусы
“Иртән бәхет өләшәләр”, –
Дия иде нәнәем. –
Таңнан торып бәхет телә,
Йоклап ятма, бәбкәем!

Елына бер тапкыр гына
Күк капусы ачыла.
Тирә-якка нурын сибеп,
Аннан бәхет саркыла”.

Таң чыкларын яра-яра,
Йөгерәм ялан иңләп,
Күк капусы ачылганын
Күрәсем килә тизрәк.

Иртән бәхет өләшәләр,
Йоклап ятмагыз озак.
Бәхет таба алмасагыз,
Үкенерсез бит азак!


Яңа елга
Көтеп алган Яңа елым
Ниһаять, килеп җитте.
Шатлыгы, кайгысы белән
Иске ел узып китте.

Яңа ел нәрсә китерер –
Аны соң кемнәр белә?
Аяк баскач яңа елга,
Ходайдан бәхет сора.

Өмет итәбез уңышлар
Яңа, киләсе елдан.
Адәм баласы ялгышып,
Чыкмасын туры юлдан.

Илебез тыныч яшәсен,
Килмәсен бәла-каза.
Авырлыкларны җиңәрбез,
Булсын рухыбыз таза.

Атлап керсен Кыш бабабыз
Җиңел аягы белән.
Ирештерсен теләкләргә,
Тылсым таягы белән.
Виниса Фәттахова. Уфа шәһәре.