Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Тайваньнең Тайбэй шәһәре меңәрләгән туристларны ел саен дөньяда иң зур төнбоеклары белән җәлеп итә.

“Шуанси” паркындагы төнбоеклар 65 килограммга кадәр авырлыкны күтәрә алалар.

Балаларга һәм ябык гәүдәле өлкәннәргә төнбоек эченә утырып фото төшәргә рөхсәт итәләр. Ләкин бик тиз– нибары 60 секунд вакыт - эчендә фото төшеп өлгерергә кирәк. 1 минуттан да артык төнбоек яфракларында утыру тыела. Төнбоекка махсус җәймә җәеп утыралар.

Амазонка Викториясе – төнбоеклар гаиләлегенннән сулы тропик үсемлек. Чыгышы белән Амазонка суларыннан. Тайваньгә китерелеп утыртыла, шул вакыттан алып Тайбэй, Тайнань, Таоюань һәм башка шәһәрләрдә үстерелә. Үсемлекнең чәчәкләре су астында яшеренә һәм су өстендә елына нибары бер көнгә генә күренеп ала. Чәчәк атуы 2-3 көн дәвам итә. Чәчәкләре диаметрда 20-30 см, кичен чәчәк аталар да, икенче көнне иртәнгә кадәр ачык килеш калалар. Аннан алар суга яшеренә. Арытаба көндезге 12дән соң гына янә ачылалар. Кыргый табигать шартларында бу үсемлек 5 елга кадәр яши.