Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

 

Норвегиянең балыкчылык хуҗалыгы министры Пер Сандберг Иранга сәфәр кылганнан соң отставкага җибәрелгән.

        Йөреп кайтканнан соң, хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу сәбәпле, аңа министр кәнәфиен дә, Прогресс партиясе җитәкчесе вазифасын да калдырырга туры килгән.

        Сандберг Иранга сәяхәт кыларга 28 яшьлек әхирәтен дә алаган булган. Аның шулай сәяхәткә чыгып китүен ил хөкүмәте дә, министрлык та белми калган. Иранда ике көн торганнан соң гына Сандберг кайда булуын хәбәр иткән. Өстәвенә, ул Ираннан соң ул җәйге ялын Төркиядә үткәрергә планлаштырган булган. Сандберг сәяхәткә киткәндә серле дәүләт мәгълүматлары булган эш телефонын үзе белән алган.

        Бу чиновникның беренче хилафлыгы гына түгел икән. Быел майда Кытайга булган сәфәре вакытында да кесә телефонын алган булган. Шулай ук Иранның Ослодагы илчелеге оештырган милли бәйрәмдә әлеге әхирәте белән катнашуы күп сораулар тудырган.

        Норвегиянең премьер-министры Эрна Сульберг министрның сәер гамәлләрен тәнкыйтьләп чыккан.Сандбергка хатасын танымый башка чара калмаган.