Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна
 

Билгеле язучы, драматург Наил Гаетбай Башкортстан республикасының 100еллыгына багышланган “Бабич” романын тәмамлады. Шушы әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. Роман тулысынча “Агыйдел” журналының 7нче санында басыла башлый.

... Бетте, сүнде барысы да! Китә ул Уршуктан! Кайта Ырынбурга! Монда бер көн дә кала алмый. Эшли алмый ул башка бу шәһәрдә! Хәзер үк Вәлидине искәртә дә кайта!
Шәехзадә вакытның күпме икәнлеген уйлап тормый, почта бүлегенә кереп, Ырынбур белән тоташтыруларын үтенде. Ул бу вакытта Вәлиди белән турыдан-туры бәйләнешкә чыгарга ярамаганлыгын да оныткан иде.
Бәхетенә каршы, соң булуга карамый хөкүмәт әгъзаларының күбесе, шул исәптән Вәлиди дә, Кәрвансарайда эшләп утыра иде.
Шәехзадә саулык сорашты да, четрекле хәлгә эләгүе аркасында Уршукта калырга ярамаганлыгын аңлатып тормыйча, төп ниятен әйтеп салды.
– Миңа Ырынбурга кайтырга кирәк!
– Ни булды? – Вәлиди Бабичның катгый тавышыннан нидер сизенде.
– Булмады! Мин бүген үк юлга чыгам!
Кызу баштан Шәехзадә Кызыл армиянең Уршукны калдырып, Орскига күчүен әйтергә дә онытты. Бар булмышын Йомабикәнең намусын югалтуы чолгап алган. Байгилдене тукмавы ниндидер мәлдә үчен белдергән кебек булса да, күңеленең әрнүе, йөрәгенең сызлавы ярсуына басылырга бирми. Шәехзадә бу вакытта аек баш белән фикер йөртер хәлдә түгел иде.
– Ярый алайса,– диде аптыраган Вәлиди. Ул инде Шәехзадәне башына алган уеннан туктатып булмаячагын аңлаган иде.
Вәлидинең ризалыгын алгач, Шәехзадә бер аз җиңеллек тоеп, янә тышка килеп чыкты да, салкын яңгыр битенә китереп суккач, кинәт Кызыл армия турында Красильниковтан ишеткән хәбәрен исенә төшерде. Кызыллар бит Уршуктан китә. Шәехзадәне бу шәһәрдә тоткан төп сәбәп юкка чыга! Шуны әйтергә оныткан!
Шәехзадә кинәт борылып, кире почтага керде, янә Ырынбур белән тоташтыруны сорады.
Кызыл армиянең Орскига күчүен ишеткәч, Вәлидинең тавышы күңеллеләнеп китте.
– Без бу хәбәрне күптән көтә идек! Искиткеч яңалык! Менә шундый мәгълүматлар өчен генә тотабыз бит синең кебекләрне төрле шәһәрләрдә! Шул хәбәрнең күпме вакытны, көчне, кеше гомерен саклап алып калырын белсәң иде син! Рәхмәт, Шәехзадә! Башкорт хөкүмәте, гаскәре, сугышчылары исеменнән зур рәхмәт! Сүзеңне менә шуннан башларга иде! Югыйсә, “кайтам һәм бетте!” Хәзер Кызыл армия анда булмагач, синең Уршукта эшең дә бетә. Тиздән Уршукта казаклар белән безнең гаскәрләр булачак! – Вәлиди Шәехзадәнең тын алышыннан ук бу минутта егетне Кызыл армиянең шәһәрне ташлавыннан башка икенче бер сәбәп борчуын сизенде. – Шулай да сөйлә: ни булды сиңа?
Бер ни дә булмады! Ярый, хуш! Ырынбурда очрашканга кадәр!
Зәкигә аңлатып тора алмый бит ул нинди тетрәнүләр кичерүен! Яшь кызның язмышы гомерлеккә онытылды! Һәм Шәехзадәнең йөрәге бу хәлдән соң олы яра алды, һәм ул хәзер мәңгегә җуелмас, сызлап торыр, җөйгә әверелер...
Бүлмәсенә кайту белән әйбер-кәгазьләрен чемоданына тутырды, инде кирәкмәгәннәрен мичкә ягарга ыргытты.
Хуш, шул ике ай эчендә үтә дә кадерлегә әйләнгән җылы бүлмә, өстәл-утыргычлар! Күпме шатлыклы минутлар кичерде монда Шәехзадә! Кыен чаклары да булды... Мич, сиңа зур рәхмәт, көзге салкын көн-төннәрдә өшергә бирмәдең! Хушыгыз, барыгыз да! Мәңгегә хушыгыз! Шәехзадәгез башкача беркайчан да монда килеп чыга алмастыр... Хәер, кем белә...
Шәехзадә соңгы тапкыр бүлмәгә күз йөгертте дә, чемоданын кулына тотып чыгарга атлаган иде, көтмәгәндә ишек кинәт ачылып китте. Анда пәлтәсе, яулыгы юешләнгән, чигәләрендә яңгыр тамчылары елтыраган Йомабикә пәйда булды.
Кыз туктап калды һәм бүлмәдәге күченү вакытында гына була торган мәхшәрне, егет кулындагы чемоданны күреп, барысын да аңлады.
– Шәйкүлзадә әкә!
Кыз йөгереп килеп, Шәехзадәне кочаклап алды. Егет тә чемоданын куеп Йомабикәне үзенә кысты. Алар бер сүз эндәшмичә шулай озак кына тордылар. Шул бәләкәч гәүдәле яшь кенә җан иясенең ни кадәрле кадерле икәнлеген аңлады Шәехзадә. Күмпе тетрәнүләр кичергән ул соңгы көннәрдә. Һәм монда Шәехзадәнең дә гаебе бар. Бар, бар! Моны берничек тә исбат итеп булмый. Егеткә кыз жәл булып китте. Иңнәренең әкрен генә калтыравы буенча Йомабикәнең елавын сизде, аны юатырга, үзенең һич тә ачу тотмавын аңлатырга теләп чәченнән сыйпады. Башын күтәргән кызның, керфекләрендә эленеп торган тамчыларны күргәч, егет аның күзләрен үбеп, тынычландырырга теләде.
Йомабикә көтмәгәндә егетне этеп, артка бер адым ясады, курыккан күзләре белән аңа карады.
– Шәйкүл әкә! – дип кычкырды ул кинәт.– Кач! Тизрәк кач! Хәзер алар сине кулга алалар! Байгильдин кызылармеецлар артыннан китте, мин монда очтым!
Коридорга чыккач кына кыз Шәехзадәнең бу бүлмәдән генә түгел, Уршуктан китәргә йөрүен сизенде.
– Син кая барасың? –дип сорады хәвефләнгән Йомабикә. Кызның Шәехзадәне мәңгегә югалту ихтималлыгына ышанасы килми. Иң мөһиме – ул моны теләми!
– Ырынбурга... – диде Шәехзадә гаепле тавыш белән. Шул минутта егетнең кызга карата үпкәсе, ачуы юкка чыккан иде, шуңа үзенең берни әйтми китәргә җыенуы кызга карата никадәр гаделсез булганлыгын аңлады. Икесе бит бергә килде, ул гына да түгел –Шәехзадә Уршукка юлланмаса, кыз гомергә дә бу якка килеп чыкмас иде. Шуннан соң ул ничек аны монда калдырып китсен?!
Егетнең уйларын аңлагандай:
– Мин дә синең белән китәм! –диде кыз каршы сүз әйтмәслек катгый тавыш белән.
– Әйдә! –Егет кызның беләгеннән тотты.
Йомабикә бүгенге кичереш-
ләрен онытып, шатлыклы елмайды да, Шәехзадәгә сыенды. Күп тә үтмәде – алар кызның бүлмәсенә керделәр.
– Сиңа кул күтәргәч, Уршукта калмый инде ул! – Кызылар-
меецлар үзенчә фикер йөртте.
– Әйе! – диде икенче кызыл-
армеец. – Ә качкан адәм вокзалга чаба!
– Дөрес! –Моны Байгильдин әйтте. –Киттек вокзалга! Качып китмәс борын эләктерергә!
Кабаланган аяк тавышлары баскыч буйлап аска тәгәрәде дә юкка чыкты.
Шәехзадә белән Йомабикә бүл-
мәдә бераз шым гына утырдылар да, тегеләрнең кире борылып килмәсенә ышангач, тавыш чыгармас өчен әкрен генә басып, тышка атладылар. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы. Яңгыр һаман ява. Кеше заты күренми.
Кыз белән егет ашыгып, төн эченә кереп китте.
ххх
Револциягә кадәр Уршук читендә Усманбәк дигән казах бае бер-ничә мең ат тоткан, аның өер-өер елкы көтүләре тирә-яктагы тау битләүләрен болыт кебек каплап йөргән. Большевиклар, байны атып үтереп, малын тартып алган. Хәзер меңәрләгән елкылык сарайлары буш тора. Әмма байның бер улы атасының малын тулысынча саклап кала алмаса да, бәләкәч кенә өерен тау куенындагы урманда яшереп асрый икән.
Бер кичне Усманбәкнең шул улы –Амангилде, ресторанда якыннарын җыеп, туган көнен бәйрәм иткәндә, Шәехзадәнең казах көйләрен думбра сугып башкаруын охшатты, кат-кат сорап җырлатты, сөйләшеп утырыйк дип , табынына чакырды. Сүздән-сүз чыгып, кызмача булып алган Амангилде яшереп кенә ат сату белән шөгыльләнүен әйтеп салды.
Атсыз истәк (башкорт) –истәк түгел! –диде ул Шәехзадәгә. Һәр истәкнең, казахныкы кебек, ичмасам бер аты булырга тиеш! Үземә кил! Сиңа арзанга бирәм. Йөрәкне эреттең!
Уршуктан китү өчен вокзал тирәсенә төртелергә ярамый. Һичшиксез анда хәзер Байгилҗдин тозак корып куйган. Шәехзадә барып күренү белән эләктерәчәкләр. Алайса, ничек ычкынырга соң аларга моннан?
Менә шул чакта Амангилденең сүзләре исенә төште. Ресторанга килүчеләр үзләре яраткан көйләрне түләп җырлаталар. Шул акча байтак җыелган, ике тай сатып алырга җитәргә тиеш. Уршуктан җайдак чыгып китергә итте Шәехзадә. Теге чакта әйткән сүзләреннән баш тартмас, мөгаен Амангилде.
Караңгы төн. Берни күренми. Яңгыр урамнарны боткага әйләндерде. Якынча төсмерләп бата-чума шәһәр читенә табан атлый егет белән кыз. Сорашырга беркем очрамый. Чөнки кызыллар гади кешеләргә кичке уннан соң, махсус кәгазьләре булмаса, урамга чыгып йөрүне тыйган. Тәрәзәләрдә дә утлар юк. Чөнки хәзер өйләргә басып керү, талау, хәтта хуҗаларын үтереп чыгып китүләр күбәйде. Жандарм, полиция бетерелде. Җинятьчеләргә хөррият. Һәр кеше кулыннан килгәнчә үз дөньясын саклый. Урам ягына биек коймалар, йозаклы капкалар күтәреп куярга тырышалар. Шундый хәлдә юлны кемнән белешерсең? Ике тапкыр чак-чак патрульгә эләкмәде Шәехзадә белән Йомабикә. Ярый, тегеләр үзара сөйләшеп киләләр иде. Бер почмакка сыенып, үткәреп җибәрделәр. Шуңа, тирә-якка колак сала-сала, эндәшми генә атлыйлар.
Ә яңгыр ява да ява. Аяк астында баткак, күлләвек ямьсез тавыш чыгарып шарп-шорп килә. Икесе дә лычма су булдылар. Мөмкин булса, берәр җирдә туктап, җылынып, киемнәрен киптереп алырлар иде дә, тик кем кертсен? Җитмәсә, дөрес баралармы, юкмы икәне билгесез.. Яшәгән урыннарыннан кузгалганда Шәехзадә Амангилденең яшәгән урынының кайсы якта икәнлеген якынча белә иде. Аннан соң өч-дүрт тапкыр борылдылар, хәзер төсмерләп кенә баралар.

(Дәвамы бар).