Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Лалә чәчәге

Аларның йортлары бер-берсеннән ераграк булса да, бергә уйнап үстеләр алар. Апрель азакларында бәбкә үләннәре “күзләрен ачарга” торган вакытта Ләлә белән Рөстәм, кояш җылысы әллә кайчан карны эретеп, җире ачылган тау битләвендә уйныйлар иде. Кайбер көннәрне, ашауларын  да онытып, кояш баер алдыннан гына  аннан  өйләренә йөгереп төшәләр. Җәй урталарына кадәр бәбкәләрне козгын-тилгәннәрдән сакладылар.  Зирекле елгасының йомшак суында коендылар, бер мәктәпкә йөреп, параллель сыйныфларда укыдылар. 

Ләләнең бүгенгедәй хәтерендә, чыгарылыш имтиханнарына да Рөстәм белән бергә шул  тау битләвендә әзерләнделәр алар.

Тулысынча:Лалә чәчәге

Татарча диктант

 

29 октябрьдә М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Татарча диктант” акциясе уза.

 

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру.

Һәр теләгән кеше диктант язып, татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

Теркәлү http://diktant.tatar/ сылтама аша.

“Татарча диктант” Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екате-

ринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргыз-

стан) шәһәрләрендә оештырылачак. Акция 29 октябрь көнне, БДПУның 3 корпусында урнашкан 409 аудиториядә узачак.

Башлана 13 сәгатьтә.

 Катнашучыларның яше чикләнми.

 

“Башкорт энциклопедиясе” – киләчәк буыннарга мирас

Шушы көннәрдә республикабызның мәдәни-иҗтимагый тормышында күптән көтелгән шатлыклы вакыйга булды: башкорт телендә Башкорт энциклопедиясенең 4нче томы басылып чыкты.  

Басмага  “М”, “Н”, “О”, “Ө”, хәрефләренә башланган  2100 дән артык мәкалә кергән, шуларның 748е био-

график характердагы мәкалә. Бу зур күләмле хезмәттә республикабызның мәдәни-иҗтимагый, сәяси тормышындагы вакыйгалар, фән, мәдәният, мәгърифәт, спорт, авыл хуҗалыгы, халкы, тарихы һәм башкалар турында бай мәгълүмат бирелә. Энциклопедия рус телендә нәшер ителгән 7 томлык басмага нигезләнеп, һәр журнал һәм гәзит редакциясе, уку йортлары өчен өстәл китабы, фәнни белешмә булырлык итеп эшләнгән. 

Күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Риф Тойгыновның тууына – 70 ел

Русия Федерациясе һәм Башкортстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Сергей Чекмарёв һәм Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр лауреаты Риф Галим улы Тойгынов   1946 елның 24 октябрендә Ырынбур өлкәсенең Куандык районы Акчура авылында туган. Аның шигърияткә һәм әдәби иҗатка омтылышы мәктәп елларыннан ук ачыла. Шуңа да ул мәктәпне тәмамлауга, 1963 елда,  Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.  Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайта.  Хезмәт юлын  “Совет Башкортостаны” гәзитендә хәбәрче булып башлый.  

1987-1989 нчы елларда Мәскәүдә  Югары әдәбият курсларында укый. “Совет Башкортостаны” гәзитендә, “Агизел” журналында, Башкортстан телевидение һәм радио комитетында, “Нур”  һәм  М. Гафури исемендәге театрларда, БР Язучылар  берлегендә  эшли.    

Ул дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы.    

Әдип 2014 елның 8 гыйнварында кинәт вафат була. Чишмә районының Урта Хаҗәт авылында җирләнгән.

“Идел” җыр фестивале – алтынчы тапкыр!

“Идел” татар һәм башкорт җыры  халыкара фестиваль- конкурсы быел алтынчы тапкыр сәләтле яшьләрне җыя. Сәхнәдә Мәскәү һәм Кырымнан, Русиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Кытай, Казахстан, Латвиядән килгән конкурсантлар чыгыш ясаячак. Яшь артистлар белән беррәттән “Идел” фестиваленең элекке лауреатлары Зилия Бәхтиева, Әс –Сәләм этно-төркеме, Нурзия Сабитова, Лилиана Газизова, Айнур “Энерджайзер” Такиуллинның чыгышлары да ямь өстенә ямь булачак. Фестивальнең махсус кунаклары – Ренат Ибраһимов, Зилә Сөнгатуллина Венера Ганиева, Флүрә Кильдиярова, Филүс Каһиров, Айгөл Сагынбаева, Илһам Вәлиев.


Фестиваль РФ Мәдәният министрлыгы, Татарстан, Башкортстан, Бөтендөнья татар конгрессы, БРның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Уфа шәһәр хакимияте, БР Профсоюзлар федерациясе ярдәме белән уза. Быел Бөтендөнья башкорт корылтае да ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде. Биш ел дәвамында “Фармленд” ябык акционерлар җәмгыяте “Идел” Халыкара фестиваленең алыштыргысыз Генераль партнеры булып тора.

Фестиваль “Башкортстан” концертлар залында узачак. 18 ноябрь – бәйге көне, 19 ноябрь – Гала-концерт.

 

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>