Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Хак-нахак

Гадәттә, авылның түбән очында берәрсе төчкерсә, югары очында «ярхәмбикә!» дип куялар. Я булмаса, киресенчә. Әгәр дә мәгәр, авылда бомбадан саклана торган чокыр булып, шунда ике кеше төшеп нидер серләшә-сөйләшә икән, үзләре чокырдан чыкканчы, сөйләшкән сүзләре ярты авылга таралмасамы… Бетте баш, китте Себер дигән сүз, ягъни бернинди канунга да сыймый. Билләһи! Авылның менә шундый, үзенә генә хас тылсымы бар, булды һәм булачак! Бу тылсым, Ходайның рәхмәте, авылга нигез салынган көннән үк ачылып, һәм, әйтергә кирәк, елдан-ел остарып, шомарып яши бирә. Кайчагында ул, үз кыйссаларына сыеша алмый, күрше авылларны да урап кайткалый. Алай гына да түгел, калаларга да барып җитә. Ник җитмәскә?! Калаларда да авылдашлары яши ич, алар да яңалыклардан хәбәрдар булып торырга тиешләр. Шунысын да әйтергә кирәк, хәбәрнең ничек, кемнәр аша таралганын беркем дә белми, чөнки кемнән генә сорасаң да: «Ю-ю-юк, мин сөйләмәдем, белмәдем дә, күрмәдем дә», – дип җавап бирәчәк. Монысы, ташка язылган факт. Шуннан тылсым эше дими, ни диясең инде?!

Тулысынча:Хак-нахак

“Шхуна со колумба юнга!”

 Элек, 50нче еллар азагы 60нчы еллар башында әле авылыбызда электр юк чагында клубта (элекке мәчеттә) киноны бензин моторын эшләтеп курсәтәләр иде. Ул мотор өчен аерым сарай салсалар да, бөтен авылга аның пырылдап утыруы ишетелә. Әмма нинди генә кино күрсәтсәләр дә, клуб эче тулы кеше була иде. Утырырга озын эскәмияләр. Урын җитмәгәннәр сәгать ярым басып торырга да риза булып, арткы рәткә тезелә. Ә инде “Бродяга”, “Господин 420” кебек һинд кинолары булса, күрше авыллардан да җыелышып килеп җитәләр иде. Авыл халкы өчен ул бәйрәм кебек булгандыр инде. Кино-фәлән була калса, киномеханик Дамир абый бик матур итеп каурый каләм белән плакат-белдерү язып, авылның ике урынындагы телеграф баганасына ябыштырып куя иде. Безнең йорт тау башында урнашкан.  Урамга чыгып карасаң, кибет алдындагы баганада белдерү ак булып ерактан ук күренеп тора. Минем башлангыч мәктәптә укып йөргән чагым. Бервакыт әти:

Тулысынча:“Шхуна со колумба юнга!”

Бишмәт хикмәте

3 класста укып йөргән чагым иде. Әле Гагарин да космоска очмаган еллар. Салкын көз. Каз-үрдәкләр суелып, эшкәртелеп беткәч, авыл халкы гадәттәгечә Ырымбур базарына алып барып сатарга җыена башлады. Ул елны күрәсең безнең дә каз үрдәкләр күп булгандыр. Әти безгә, өч улына, кышкылыкка бишмәт алып бирү нияте белән, Ырымбур базарына юл тотты. Күз-колак булып торырсың диеп, мине дә ияртте. Тиз-тиз генә сатып беткәч, киттек бишмәт алырга. Кайда, кайсы кибеттән сатып алгандыр, анысын төгәл генә хәтерләмим. Кидереп тә тормагандыр инде. Бары тик: “На вырост“ дип әйткәне исемдә. Ул сүзнең нәрсәне аңлатканын мин белми идем, әмма ул бишмәтне 9нчы классны тәмамлаганчы кигәнем яхшы хәтердә. Ул бишмәтнең төймәләре зур һәм ифрат та бик тыгыз төймәләнә иде. Аларны төймәләргә көчем җитми. Әни төймәләп биргән килеш мәктәпкә киеп барам да, шул килеш өйгә кайтам. Ычкындырып тормый, астыннан гына шуып чыга идем. 

Тулысынча:Бишмәт хикмәте

“Җырлы гомер – гамьле гомер”

Быел Казанда Татарстанның халык артисткасы, күренекле җырчы Зөһрә Сәхәбиеваның үзе турындагы “Җырлы гомер – гамьле гомер” дигән китабы дөнья күрде. 

Хөкүмәт ярдәме белән Татарстан китап нәшрияты чыгарган бу китапта кызыклы әңгәмәләр, җырчының иҗатташлары турындагы язмалары, шулай ук җырчы турында замандашларының фикерләре, күп санлы фотолары да урын алган. 

– “Аллага шөкер, китап үзем теләгәнчә матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Анда үземнең хаҗ сәфәре, ирем – Татарстанның халык артисты, күренекле сәнгать эшлеклесе Хәйдәр Бегичев – турындагы “Мәңгелек җырым син...” дигән күләмле язмаларым, әдәбият-сәнгать әһелләре турындагы мәкаләләрем, минем белән әңгәмәләр, үзем иҗат иткән җырлар тупланды. Шулай ук үзем һәм иҗатым турында замандашларымның язмалары да урын алды. Бу китаптан татар профессиональ музыка сәнгате, шәхесләребез турында бик күп файдалы мәгълүмат алырга була”, – ди Зөһрә ханым. 

 

“Джут” спектакле имтихан тотачак

М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының “Джут” (“Соңгы җәйләү”) спектакле «Алтын битлек” фестиваленең “Битлек плюс” программасына керде. Башкорт актерларының чыгышы киләсе елның март башына билгеләнгән.

Казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Айрат Абушахманов куйган “Джут” спектакле – Бөтенрусия милли театр премиясенең 2015-2016 еллар мизгеле исемлегендә.  

“Битлек Плюс” конкурстан тыш программасы 2009 елдан бирле  үткәрелә. Афишада экспертлар тәкъдим иткән Русия спектакльләре, шулай ук   БДБ, Европа илләре театрлары катнаша. “Битлек Плюс” “Алтын битлек” фестиваленең конкурс программасын тулыландыра. 

 

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>