Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Шагыйрә белән очрашу

Күптән түгел Нефтекама шәһәрендә балалар язучысы Фәнзия Максютова белән очрашу булып үтте.

Китапханәләр үзәгендә шагыйрә белән очрашу татар милли мәдәнияте айлыгына бәйле үткәрелде. Бәйрәм чарасына Фәнзия Максютова үзенең әле күптән түгел, балалар өчен иҗат иткән акрошигырьләрен* шигъри табышмак-
ларын да алып килгән иде. Укучылар белән очрашу җанлы сөйләшү форма-
сында бик мавыктыргыч булып, Фәнзия Максютова сүзләренә язылган җырлар тыңлау белән бергә үрелеп барды. Бер “тын эчендә” үтеп киткән бәйрәм чарасыннан балалар теләмичә генә таралдылар, шагыйрәне сорауларга күмделәр. Шагыйрәнең гадилеге, бала күңеленә юл яра белүе, һәр укучы белән дустанә аралашуы күңелләрдә озак сакланыр әле.
Нефтекама шәһәренең милли-мәдәни үзәкләр җитәкчесе Нәфисә Нәбиева.

Туфан Миңнуллинны искә алып

22 майда Татарстан Язучылар берлегендә Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган шигъри-музыкаль җыен булды. Ул Туфан Миңнуллинның вафатына биш ел тулу уңаеннан оештырылды.

Кичәдә яшь шагыйрьләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Әхмәдиев, Рәдиф Кашапов, Гөлназ Газизова, Азат Миргаязов, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Эльвира Рафыйкова үз шигырьләрен укыды. Шулай ук алар Туфан Миңнуллинның бер робагыен да укып китәргә тиеш иделәр.
Марсель Галиев, Газинур Морат һәм Ркаил Зәйдулла Туфан Миңнуллин белән бәйле истәлекләр белән бүлештеләр. Туфан Миңнуллин робагыйлары тупланган китап тышлыгына фотоны Марсель Галиев төшергән икән. Ә Ркаил Зәйдулла үзенең беренче робагыен укып китте.
Шагыйрьләрнең чыгышлары яшь җырчыларның чыгышлары белән дә үрелеп барды. “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм башка әсәрләрдән җырларны Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбасов, Айсылу Габдинова һ.б. башкардылар.

Яңа иҗат мәйданы

“Нур” театрында башлап язучы драматурглар өчен лаборатория” эшли башлый. Әлеге проектның инициаторлары – театрның директоры И. Хаҗиев, баш режиссеры Байрас Ибраһимов, күренекле драматург Наил Гаетбай һәм профессор, әдәбият белгече Рәиф Әмиров. Аның беренче утырышы узды да инде.

Ул нигездә танышу, эшне оештыру һәм алып бару процессына багышланды. Конкрет максатлар һәм бурычлар билгеләнде. Хәер, максатлар турында әллә кая ерак китеп уйлыйсы түгел. Кызганычка каршы, милли театрларның репертуарын озак еллар баетып килгән профессиональ драматурглар сафы сирәгәя. Ә аларга алмашка килүче яшь буын күренми. Драматургия – әдәбиятта иң авыр жанрдан санала. Өстәвенә, бүгенге заман тамашачысының таләпләре дә югары. Димәк, үзаллы өйдә утырып кына түгел, профессиональ драматурглар белән очрашып, режиссерлар белән аралашып, пәрдә артына үтеп, театр дигән могҗизаның “эченә кереп” язарга өйрәнергә кирәк. Әлеге лаборатория нәкъ шундый мөмкинлекне бирә дә инде. Кемнеңдер әлеге жанрда иҗат итәргә теләге бар икән, татар телен, мәдәниятен камил белә һәм аңа 45 яшь тулмаган икән, “Нур” театрына рәхим итә ала. Лабораториянең алдагы утырышы 7 июньдә сәгать 15.00.

чылган йозак

Шамил УСМАНОВ

Слесарьлык эшен мин үзем торган шәһәрдә, Смирнов исемле кустарь хуҗа кул астында өйрәндем. Өйрәткән өчен мин хуҗама өч ел буенча бушка хезмәт иттем. Суын, утынын ташыдым, йомышына йөрдем. Аннан бушаган сәгатьләрдә мастерскойда чуен кырдым, мех өрдерттем, чүкеч суктым. Өч ел эшләгәч, артык катлаулы булмаган, простойрак эшләрне үз бантыма эшләп чыга торган булдым. Шуннан соң хуҗа миңа көненә утыз биш тиен хезмәт хакы куйды. Мин акча эшләп табучы слесарьга әйләндем.

Тулысынча:чылган йозак

Зәйдуллада кунакта

Бу көннәрдә Татарстанда һәм төбәкләрдә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан күптөрле чаралар оештырыла. Шул уңайдан, 24 апрельдә, танылган шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бер төркем танылган каләм әһелен туган төбәгендә – Чуваш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында зурлап кунак итте.

 Кунаклар арасында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев; Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров; Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат; Татарстанның халык артисты, сатирик язучы, юмор остасы, композитор Алмаз Хәмзин; танылган сатирик язучы Камил Кәримов; шагыйрь һәм фән докторы, Арча районы Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рифат Җамал, күптөрле жанрларда иҗат итүче танылган язучы Марат Кәбиров бар иде. Каләм әһелләре Ркаил Зәйдулланың туган авылы Чичканда авыл халкы, укытучылар һәм укучылар белән очрашты. Балалар язучы һәм шагыйрь абыйларының әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, җырларын башкардылар.

Казан кунаклары Тукай авылында  мәхәллә йорты-мәдрәсәдә дә булды. Монда да ике як өчен дә тирән тәэсир калдырган бай эчтәлекле очрашу узды. Танылган шәхесләр тирә-юньдә дан булырлык – заманча конференц-заллары, уку йортлары булган мәхәллә йорты-мәдрәсәдән зур рухлану һәм илһам алып, Ркаил Зәйдулланың туган нигезенә кайттылар.

 

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>