Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Гөлбәдрән карчык врачка барып карарга булды. Гомердә булмаганны, иртәнге сәгать белән, күкрәк турысында, кайдадыр җан җирендә нидер чәнчеп, чеметеп куйды. Бөтен көнен намазлык өстендә үткәргән бу изге карчыкның беренче уе тәкъдир хакында булды: “Әллә?.. Әллә сәгате сугып ятамы? Гомеренең ахыры якынлашамы? Соңгы юлга – бакыйлыкка китәргә вакыт җиткәнме? Күк капусы ачылганмы? Әллә... карты чакырамы? Аның китеп барганына да унике ел бит инде. Унике — изге сан, изге фал. Чакырыр да шул. Үзе дә бик сагындырды инде. Илле биш ел бергә гомер иттеләр бит, уен эшмени?!”

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Кәрәзле телефоным шалтырагач, мин сәгатькә карап алдым, алты тулып килә: кичә сөйләшкән хатын – клиентым искә төште.
–Исәнмесез! Онытмадыгызмы? Без сезнең белән бүген сәгать алтыда минем фатирда очрашырга сөйләшкән идек, килә аласызмы? Көтәм.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна


Гомер...,
Гомер ,тиз үтәсең,
Йөрәкләрне ник өтәсең?
Нигә, язмыш, үкенәсең,
Кемнән гафү үтенәсең?

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

“Китап” нәшрияты Мостай Кәрим әсәрләренең тулы җыентыгының соңгы, 10 нчы томын чыгарырга җыена.

Мостай Кәрим исемендәге фондтан хәбәр итүләренчә, 2019 елда китап Башкортстанның халык шагыйренең 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла. Китапка көндәлек язмалар һәм хатлар туплана.
Мостай Кәрим әсәрләре җыентыгының беренче томы 2009 нчы елда шагыйрьнең 90 еллыгы уңаеннан дөнья күргән иде.

Рейтинг:  0 / 5

Звезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активнаЗвезда не активна

Русиянең башкаласында Габдулла Тукайга багышланган һәйкәл барлыгын белә идегезме? Һәйкәл Новокузнецкая урамы белән Кече Татар тыкрыгы арасында урнашкан.

Һәйкәл шагыйрьнең 125 еллык юбилее хөрмәтенә ясала. 2011 елда урнаштырыла. Тукай сыны янында туристлар еш кына фотога төшә икән.