Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Корбан гаете

Зур бәйрәм мөбарәк булсын,

Корбан гаете бүген!

Бу изге сүз бик мәгънәле

Без, мөселманнар өчен.

Кирәк безгә пәйгамбәрнең

Сүзләрен искә алу:

“Иң яхшы гамәл кылсагыз,

Ул булыр – корбан чалу”.

Тулысынча:Корбан гаете

Үлеп карарга икән

Бер тапкыр тормышка чыгып авызы пешкәч Гөлүсә үзенә-үзе сүз бирде – башка ир-ат халкын язмышына кертмәскә.
Тормышка чыгып ике ел яшәделәр Назим белән, балалары булмады. Назимның әнисе дә көн күрсәтмәде үзенә.
– Син пар түгел улыма, кем соң син? Бер хәерче баласы.. Минем улым бәхеткә лаек... Шул сүзләрне еш ишетте Гөлүсә кайнанасыннан. Ире Назим да баштарак бик яраткан төсле тоелса да, соңрак суынганы сизелде. Бер көнне ире эштән кайтып юынырга кергән генә иде, өстәлдә яткан телефоны шалтырады. Нишләргә икән алыргамы, юкмы ? Бәлки эшеннән шалтыраталардыр.
– Назим, телефоның шалтырый, биримме? Краннан су аккан тавышка Назим ишетми.

Тулысынча:Үлеп карарга икән

Ял...

– Әфләтүнов, кереп чык әле! Бу синең гаризаңмы? Ялга җибәрегез дигән?
– Әйе.
– Синең бераз намусың бармы? Эшләгән кеше кебек гариза язарга ничек кулың күтәрелде? Син эшлисеңме? Ярар, әйдә, бергәләп санап карыйк алайса.
Билгеле булганча, елда 365 көн. Һәр тәүлек саен син сигезәр сәгать йоклыйсың, бу 122 көн дигән сүз. Шулай итеп, тагын 243 көн кала. Көн саен син 8 сәгать ял итәсең, бу – 122 көн. 243 тән 122не алгач, 121 көн кала.
Бер елда 52 якшәмбе бар, бу көннәрдә син, билгеле, эшләмисең. Күпме калды? Нибары 69 көн. Шимбә көннәрендә син ярты көн генә эшлисең, бу – 52 ярты, ягъни 26 тулы көн. Шулай итеп, 43 көн калды.
Санауны дәвам итәбез. Көн саен син 2 сәгать ял итеп аласың, җәмгысы 30 көн килеп чыга. Тагын 13 көн кала. Бер елда безнең 12 бәйрәм көне. Күпме калды? Менә, кәгазьгә язып күрсәтәм – 1 көн!!! Бу – 1 нче гыйнвар – бу көнне беркем дә эшләми!
Ә син оялмыйча ял сорап йөрисең!
Гали ВӘЛИЕВ

Тормыштагыча

– Иртәгә сайлау, әмма кемне сайларга да аптыраган... – диде хатыны Федякинга. – Ә син бу хакта нәрсә уйлыйсың?
– Бернәрсә дә уйламыйм, мин футбол карыйм.
– Берәр киңәш бирер идең ичмасам...
– Син мине ничек сайладың?
– Кая?
– Үзеңә ир итеп?
– Син бит алтын таулары вәгъдә иттең. Ел саен Мисырда ял итәрбез, шимбә-якшәмбедә машинабызга утырып балыкка йөрербез, фатирны ремонтларбыз, яңа җиһазлар алырбыз дидең һ.б. Ә үзең, затсыз, бер вәгъдәңне дә үтәмәдең... Дөрес, үтәмәячәгеңне мин үзем дә белә идем анысы...
– Белгәч, ник мине сайладың?
– Ошый идең син миңа. Бигрәк тә эчеп алып җырлый башлагач. Аннан сиңа кызлар да күзләрен майландырып карый иде. Ә син хатын аерган, йортсыз-җирсез һәм муеныңнан бурычка баткан адәм актыгы булып чыктың.
– Менә кандидатлар белән дә нәкъ шулай инде: җырлар җырлыйлар, алтын таулары вәгъдә итәләр, аннан нәкъ тормыштагыча килеп чыга. Шуңа күрә күңелеңә кайсысы хуш килә, шунысын сайла. Соңыннан юньсез булса да, ичмасам кыяфәте бар дип әйтерлек булсын...
А.БРЮХАНОВ.

Танышу

Ро-о-ом! Кайчан әти-әниләрең белән таныштырасың инде? Озакламый ЗАГСка барыр вакытыбыз да җитә бит!– дип мөлаем күзләре белән карады Асия егетенә.
– Ярый, алайса, Ася, әйдә бүген таныштырам. Әти-әниләр дә өйләрендә, эшләре юк, килерләр,– диде Рамил.
– Өйдә түгел, аларны мин ресторанда хочу күрергә-ә,– дип сузды Асия.
– Ярый, ярый. Әмма мин кичтән соңрак бушыйм. Алайса, син теге “Сумса” ресторанына иртәрәк барып өстәл биләп куй. Кичкә табан анда кеше күп булучан, – диде егет. Рамил әти-әнисенә дә шалтыратып, кич белән шул ресторанга килүләрен үтенде. Озак аңлатасы килмәде, “сюрприз була”, дип кенә әйтте.
Асия ресторанга килеп кергәндә, чынлап та зал тулы, буш урыннар аз иде. Шунда ул ерак почмак-
тагы бер буш өстәлгә табан кешеләр юнәлгәнен күреп, турырак юлдан алданрак барып җитәргә тырышса да, бер ир белән хатын Асиядән алдарак килеп утырдык дигәндә генә:
– Ой, пажалысты, зинһар, бу өстәл занято. Күрмисезмени, өстәлдә сумкам да ята!,– дип кыз, бу олы гына парның юлына басып, өстәлне бирмәскә бәхәсләшә башлады.
– Ә нигә сез ерактан ук сумкагызны өстәлгә ыргытасыз? Без күреп тордык, шулай ярыймыни?– дип ризасызлык белдерде абзый кеше.
– И-и, картлач, аңламыйсыз мыни, за-ня-то! Безнең монда важный встреча була, мешайт итмәгез әле. Әнә теге өстәл артында буш урыннар бар, сезгә шунда утырсагыз ярамыймыни? – дип бу кешеләр белән низаглаша башлады Асия.
Бу вакытта эшләреннән арынып Рамил дә шәп-шәп атлап ресторанга килеп керде. Залның каршы почмагында әти-әнисен, алар янында кулларын болгый-болгый нәрсәдер сөйләгән Асиясен күреп, ашыга-ашыга алар янына елмаеп килеп басты.
– О-о, сез инде танышырга да өлгердегезмени? Әти, әни, таныш булыгыз, менә бу сезнең булачак киленегез Асия!– дип шатлыклы күзләре белән әти-әнисенә карады уллары...
Бу ыгы-зыгының кинәт мондый борылыш алганыннан каушап калган әти-әнисе һушларын чак җыя алган хәлдә, бер улларына, бер “килен”гә карап: “таныштык, балакаем, таныштык сурпризең белән, артыграгы белән дә булды, ахрысы”, – диделәр берта-
выштан.

Кәүсәр Әминев.
Уфа шәһәре.

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>