Как сделать потолок из гипсокартона. Как сделать подвесной потолок в доме. Какой потолок лучше сделать. Отделка ванной комнаты. Быстрая отделка ванных комнат панелями. Отделка ванной комнаты пластиковыми панелями. Кровля крыши профнастилом. Качественные материалы для кровли крыш. Крыша из мягкой кровли. Самоделки для сада. Успешные самоделки для сада своими руками. Самоделки для сада и огорода. Ванная мебель для ванной комнаты. Купить мебель для ванных комнат недорого. Заказ мебели для ванной комнаты. Бизнес малое производство. Самый малый бизнес идеи производство. Новый бизнес производство. Монтаж дверей своими руками. Быстрый монтаж входных дверей. Легкий монтаж пластиковых дверей. С чего начать ремонт квартиры. Быстрый ремонт дома с чего начать. Ремонт своими руками для начинающих.

 

 

                                                                                                   

Төнге хикәят

Төнге поезд. Купе. Купеда ир-ат һәм хатын-кыз. Тагын да төгәлрәк итеп әйткәндә, ир һәм хатын. Һәм иң кызыгы – ялгыз ир һәм ялгыз хатын. Ә тагын да кызыграгы – бу ир үзенә тормыш юлдашы эзли, теләгәнен тапса, бүген үк өйләнергә риза. Һәм ханым да шундый ук хәлдә – җанына ошаган ир-егетне тапса, бүгеннән кияүгә чыгарга риза. Һәм иң кызыгыннан да кызыгы – болар бер-берсенә ошыйлар. Болар бер-берсе белән тормыш корырга риза була алырлар иде. Тик беркем дә дәшми.
– Минем сумкаларымны югарыга урнаштыра алмассызмы икән? – ди ханым, назлы елмаеп.
Ир, дәшми-тынмый гына, сумкаларны урнаштыра.
– Монда бераз салкынрак бугай, – ди ханым.
Ир иңнәрен генә сикертә:
– Бик җылы лабаса. Әгәр өшесәгез, мин сезгә үз юрганымны бирәм.
– Рәхмәт! Сез шундый әйбәт кеше, – ди ханым. – Сезнең белән бергә булу бәхет.
Ир дәшми.
Шулай дәшмичә озак баралар.
Һәм аптырагач, юлны да кыс­картырга, тынлыкны да бушатырга теләп, ханым бер хикәят сөйли.

Тулысынча: Төнге хикәят

Кинозаллар арта

Башкортстан «кинофикациянең яңа дулкыны»н булдыруда алдынгылар рәтендә. Кече калаларны кинофикацияләү дәүләт программасының ике ел эшләү чорында республикада 11 яңа кинозал төзелгән, ел азагына кадәр тагын 3 зал ачу күзаллана.

Тулысынча:  Кинозаллар арта

Лауреатлар билгеле

2017 елга журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге Башкортстан Хөкүмәте премиясе лауреатлары билгеләнде. Болар:

«Стерлитамакский рабочий» гәзите хәбәрчесе Воронова Марина Сергеевна – замандашлар образын тудырганы, аларның уңай гадәтләре һәм эшләре турындагы мәкаләләре өчен;
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы күзәтүчесе Ишморатова (Аралбаева) Ләйлә Кадим кызы – республика мәдәнияте, сәнгате һәм Башкортстаннан читтә яшәгән якташларыбыз турындагы мәкаләләр сериясе өчен;

Тулысынча:Лауреатлар билгеле

БАХЫР

Бүген эшкә алданрак килдем. Бүлектә бер кеше дә әлегә юк дип уйласам – үз өстәле артында Кәли утыра икән.
– Син эшкә иртә киләсең икән, – дим.
– Соңга калмаска әйбәт була ул, – ди.
– Анысы шулай инде, – дим. – Менә мин дә иртә уяндым да, ни эшләргә белмәгәч, эшкә киттем. Ярый эш бар әле. Ни эшләр идек, эш булмаса? Вакытны ничек үткәрер идек?
– Вакытны диванда ятып та үткәреп була, – ди Кәли. – Тик диванда яткан өчен акча түләмиләр. Ә акчаң булмаса – яшәп кара.
– Ә дөньяда тыныч түгел, – дим. – Азиядә паром баткан. Йөз илле алты кеше үлгән.
– Бу күп түгел, – ди Кәли.

Тулысынча:БАХЫР

Теш

– Сабира, ишеттеңме, иремә теш куйдырып йөрим бит әле. Син нәрсә, нишләп кагылыйм ди, аның тешләре болай да коелырга тора иде, бармак белән дә чиртмәдем. Әле кичә генә тавык боты кимергәндә, алдагысы тамырыннан кителеп төште. Үзе һаман: “Юньле ризык күрмәгәнгә, витамин җитми, шуңа чәчем агара, тешем коела”, – дип зарланган була. Икебез дә бер үк ризык ашыйбыз, нишләптер, бер җирем дә агармый да, коелмый да дидем ачуымнан. И-и, Сабира, хәзер генә аңладым, бу ирләр илледән соң чын чирләшкәгә әйләнә икән. Моңарчы, аның вак-төяк чирләренә күз йомып, алдап, юмалап, авызына дару каптырып, ничек тә терелтә идек әле. Ә монда яңа теш куйдырырга дөнья хәтле акча кирәк. Шуңа күрә әлегә запас акчам бетте, ярар, кызлар янына барасың юк, шулай йөреп тор, дигән идем, “Тешсез йөрергә мин сиңа урам малае түгел!” – дип, ишетмәгәнемне ишеттерде. Шуңа күрә мин хәзер, Сабира, мужикның беренче дошманы.

Тулысынча:Теш

 Безнең партнерлар

   

Яндекс.Метрика
Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
Филиал: Редакция газеты «Омет»- филиал государственного унитарного предприятия Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан»
450079, г. Уфа, ул. 50-летия Октября, дом 13, 9 этаж, тел. 273-94-38, 273-64-81, e-mail: omet-ufa@mail.ru
Вся информация и материалы, размещенные на сайте редакции газеты «Омет» защищены международным и российским законодательством
об авторском праве. Все сообщения газеты «Омет» предназначены для пользователей старше 12 лет.
При перепечатке или цитировании ссылка на газету «Омет» обязательна.
Дизайн сайта- Абдуллин Фаниль
>